Балтачлылар каратэ (киокусинкай) буенча Казанда үткән Идел буе Федераль округы беренчелеге һәм чемпионатыннан җиңүләр белән кайттылар.
Узган ялларда каратэ (киокусинкай) буенча Идел буе Федераль округы беренчелеге һәм чемпионаты узды. Казан шәһәре Башкортстан, Татарстан, Мордовия республикалары, Самара, Пенза, Ырынбур өлкәләре, Пермь крае һәм башка төбәкләрдән 500гә якын яшь спортчыны үзенә җыйды. Әлеге чара каратэ буенча иң көчлеләрне ачыклау, биредәге спорт төренең популярлыгын арттыру һәм яшь буында спортка мәхәббәт тәрбияләү максатында оештырылды.
Балтач районыннан ярышларда Башкортстан Республикасы командасы составында тренер Евгений Андреев җитәкчелегендәге “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре катнашты. Алар – даими рәвештә төрле район, республика, Бөтенрусия дәрәҗәсендәге бәйгеләр җиңүчеләре һәм призерлары.
Биредәге чемпионатта да балтачлылар сынатмады. “Ката” буенча төркемнәр арасында Алина Сафина – беренче, Рияз Вәлиев, Рәнис Камилҗанов икенче урынны яуладылар. Марат Борһанов та уңышлы чыгыш ясады,
“Кумитэ” төркемендә дә Евгений Андреев тәрбияләнүчеләре үзләренең көчле спортчылар икәнен исбатлады. Үз авырлык категориясендә Алина Сафина пьедесталның өченче баскычына күтәрелде.
Тәрбиячеләре белән беррәттән тренер Евгений Андреев та остазлар арасында үзен сынады. Нәтиҗәләр, әлбәттә, уңышлы. “Ката” буенча шәхси зачетта беренче урынга чыгып, җиңүче исемен яулады. Мондый нәтиҗәләр – Евгений Артосовичның үз эшенең остасы икәнен янә исбатлап тора.
Балтач спортчыларының әлеге югары дәрәҗәдә үткән чемпионатта яулаган җиңүләре районда каратэ (киокусинкай) үсешенең ныклы нигездә торуын дәлилли. Күпьеллык хезмәт, тренер Евгений Андреевның осталыгы һәм спортчыларның тырышлыгы нәтиҗәсендә, балтачлылар даими рәвештә төрле дәрәҗәдәге ярышларда югары нәтиҗәләр күрсәтә. Бу зур җиңүләр районның спорт тормышында мөһим вакыйга булып тора һәм яшь буынны спорт белән шөгыльләнергә рухландыра. Киләчәктә дә балтачлыларның яңадан-яңа үрләр яулавын теләп калабыз.