Барлык яңалыклар
Новости
30 гыйнвар , 10:14

Рузалия Әхәтова: тыйнаклык һәм талант үрнәге

Еш кына матди байлыклар белән үлчәнә торган дөньяда тыйнак кына яшәүче, әмма шул ук вакытта искиткеч талантлы кешеләр бар. Йөрәкләре, күңелләре тулы моң диләр алар турында. Шундыйкешеләрнеңберсе — Иске Янбай авылында яшәүче хезмәт ветераны Рузалия Әхәтова.

Рузалия Әхәтова: тыйнаклык һәм талант үрнәге
Рузалия Әхәтова: тыйнаклык һәм талант үрнәге

Ул үтә дә тыйнак яши, ә иҗаты ихласлыгы белән әсир итә. Рузалия Рәхимҗан кызы күңел түренә үтеп керерлек шигырьләр яза. Аның шигъри юлларында шатлык, мәхәббәт һәм өмет чагыла, иҗаты гаилә, туган як, дуслар темасы белән сугарылган.

Шигърияттән тыш, Рузалия апа гармунда уйный.

“Түбән Карыш авылында туып-үстем. Язмыш мине Иске Янбай авылына китерде, шушы авылның Рамил исемле егете белән танышып, кавышып 49 ел бергә яшәдек, дүрт бала тәрбияләп үстердек. 2025 елның 18нче декабрендә ул бакыйлыкка күчте.

Хезмәт юлымны укытучы булып башладым. Авыруым сәбәпле читтән торып кергән югары уку йортында укуны дәвам итә алмадым һәм Уфа кооператив техникумында укып, бухгалтер белгечлеге алдым. Аннары пенсиягә чыкканчы Иске Янбай авыл советында баш бухгалтер булып эшләдем. Авыл клубындагы чараларда 87еллардан башлап катнаштым. Гаилә ансамбелебез белән дә чыгышлар ясадык. Үзем гармун белән, дүрт баламны яныма бастырып, “Сандугач, күгәрчен” җырын башкарган идек. Әй сагынам шул чакларны”, — дип кыска гына итеп үзенең тормыш, хезмәт юлы белән таныштырды мине героем.

Шигырьләр язуы 2016-17нчы еллардан башлангыч ала. Берничә шигырен сезгә дә тәкъдим итәбез.

 

Янбаем


Биек тауларга сыенып,
Көмеш билбавын буып,
Балкып утыра Янбай
Үзе матур, үзе  бай.
Монда туып-үсмәсәм дә
Гомер иткән авылым Янбай.
Авылыбыз бигрәк матур
Яхшы кешеләргә бай.
Авылны уратып алып,
Боргаланып ага, АР.
Суы көмеш, балыклы,
Ярында үсә таллар.
Авылыбызны горур саклый
Ямь бирә,Такыя тау.
Тау битеннән бәреп чыккан,
Бик матур чишмәсе бар.
Суы тәмле, шифалы.
Тирә-ягы бик ямьле.
Сабан туйлар шунда үтә,   
Килеп күрегез әле.
Җәйләр җитсә, тау битендә,
Кызарып пешә җир җиләк.
Иренмәсәң, бик тиз генә
Җыеп алырсың, бер чиләк.
Авылыбыз уртасында
Балкып утыра мәчет.
Иманлы булырга өндәп,
Килегез диеп дәшеп.
Яратам мин авылыбызны.
Эшчән халыкларын да.
Яшәр әле авылыбыз,
Уңганнары барында
Кушымта;
Җәйге алсу таңнарда
Кошлар сайрый талларда.
Янбаемны сагынып кайтам
Булсам да әллә кайларда.
Авылым, авылкаем,
Янбаем, йөрәк маем.
Бу шигыремә шушы авылда туып-үскән Азат Имаев көй язды, җыр итте.  

 Алмаларым


Көзләр җитсә бакчабызда
Баллана алмаларым.
Алмалардай татлы булып,
Үстеләр балаларым.
Көзләр саен алмагачның
Җыям татлы алмаларын.
Көзләремнең җимешләре
Ул бит, минем балаларым!
Хәзер инде балаларым
Үзләре җимеш бирә.
Бер-бер артлы бигрәк татлы
Оныкларым туып тора.
Зәңгәр күкләр тыныч булсын
Кояш һәрчак көлеп торсын.
Бала - чага туып торсын,
Дөнья матур, имин булсын!\

Гармун моны


Моңсуланган чакларымда,
Гармун алам кулыма.
Барча борчу-сагышларны
Кушам гармун моңына.
Гармунымны аламын да,
“УФА” көйләрен уйныйм.
Үзем уйныйм, үзем уйлыйм,
Гомер йомгагын буйлыйм.
Гармун моңы алып кайта,
Туган йортым кочагына.
Әти-әни һәм гармунлы
Ин бәхетле чагыма.
Кечкенәдән гашыйкмын мин,
Җырга, моңга, гармунга.
Әллә инде, әти-әнием,
Һәм кадерле туганнарым
Җырлы, моңлы булганга.
Ундүрт яшем тулган чакта,
Гармун алып бирделәр.
Әти, әни, өйрән, балам,
булдырасың диделәр.
Әтием миңа әйтте тагын:
“Өйрән, балам, “УФА” көен,
Шушы көйне бик яратам,
Ишетәсем килә минем.
Анда басам, монда басам,
Көе чыкмый да, чыкмый.
Шулай бик тырыша торгач,
“Уфа” көе дә чыкты.
Эййй әтием, сөенде…
Рәхәтләнеп тыңлады.
Аннан бигрәк мин сөендем,
Ул кушылып җырлады.
Балачактан, гармун минем
Гомерлек дустым булды.
Гармун моңына уралып,
Гомер елларым узды.

 Әнием баланы

Әнием балан ярата дип,                                                                                                                                                

Утырттым балан көзләрен.                                                                                     

Колагымда әле һаман 

 Балам дигән сүзләрең.                                                                           

Сине өзелеп сагынганда,                                                                                        

Киләм балан янына.      

Әнием кебек, әйтэ сыман      

 “Килденме балам, яныма”                                                                                                 

Килдем әнием, сине сагынып,   

Баланкаем янына,                                                                                                                                                    

Тәлгәшләрен сыйпасам да,                                                                                         

 Тынгы табам җаныма.     

Синең кебек назлы итеп,                                                                                                                                                                                      

Сыйпый балан тәлгәшләре.                                                                                                                            

Битем буйлап агып төшә,                                                                                            

Минем ачы күз яшьләрем.   

 Елама дип, кайгырма дип,      

Әнием кебек, әйтә балан                                                                                                                                      

Мин һәрчак синең яныңда                                                                                                   

 Рәхәт яшә, диеп, балам!

15.03.2017  ел.    
Бу шигырьгә Альфред Якшембетов көй язды.

Ана бәхете


25.11.2017ел.
Әниләр көне бүген диеп
Котлый мине балаларым
Рәхмәтлемен Аллаһыма,
Биргәнеңә аларны!
Бик бәхетле әни бит мин.
Булганына балаларым!
Балдан, шикәрдән дә татлы
Булганына оныкларым.
Өч кызым бар, өч сердәшем,
Бер улым бар –терәгем!
Сез исэн-сау булсагыз,
Тыныч минем йөрәгем.
Бер ояда чөкердәшеп,
Матур булып үстегез,
Үстегез дә, канатланып,
Төрле якка очтыгыз.
Бергәлектә көч диеп,
Белмичә әйтмәгәннәр.
Яшәгез сез бердәм булып
Үзара ярдәмләшеп!
Берегезгә берегез
Терәк була белегез,
Теләгем шул, балакайлар,
Тик  бәхетле булыгыз!

 

Гайбәтчегә


Авыл саен буладыр ул,
Кеше сөйләп йөрүче.
Үзен мактап, кеше хурлап
Йөри бит ул, гайбәтче.
Дөресме ул, түгелме,
Уңга, сулга чәчә гайбәт.
Бар кешенең гаебен таба,
Ул гына тик, бик әйбәт.
“Кеше сүзе, кеше үтерә”-диеп,
Бик тә дөрес әйткәннәр.
Гайбәтченең агуыннан
Әзме ни соң, киткәннәр!?...
Һәр кешенең үз язмышы,
Тормышы, көн күреше.
Кермә кеше тормышына
Анда юк, синең эшең!
Аңласаң иде, гайбәтче,
Гөнаһларга чумасыңны.
Шул гөнаһларыңны сөйрәп,
Гүрләргә керәсеңне.
Анда баргач, ничек итеп,
Җаваплар бирәсеңне!...

Автор: Аида Хайртдинова
Читайте нас