Барлык яңалыклар
Новости
27 гыйнвар , 08:38

Шагыйрь дә, мәгърифәтче дә ул

 «Тәтешле хәбәрләре»ндә Гали Чокрыйның әле генә чыккан «Сайланма әсәрләр» китабыннан өзекләр бастырылган.

Шагыйрь дә, мәгърифәтче дә ул
Шагыйрь дә, мәгърифәтче дә ул

Мөхәммәтгали Чокрый әсәрләре, аның иҗатын өйрәнүчеләрнең күбесе фикеренчә, аның шигырьләре һәм проза әсәрләре гомум күләме буенча, мөгаен, XIX гасырда Башкортстанда иҗат ителгән төрки телдәге башка әдәбияттан өстен тора: ул алты китап бастырган, Уфада, Казанда, Санкт-Петербургта (шәрык кулъязмалары институтында) сакланучы тугыз кулъязма җыентык төзегән. Ә аның күпме идентификацияләнмәгән әсәрләре башка, шул исәптән шәхси архивларда саклана, дип яза "Кызыл таң".

Гали Чокрый әдәби иҗат белән унҗиде яшеннән шөгыльләнә башлый. «Танып» мәдрәсәсендә укыткан мөгаллимгә багышланган мәдхия һәм яраткан әнисе вафат булганнан соң язылган тирән элегия – мәрсиясе аның илһамлануының беренче өлгергән җимешләре була.

1860 елда шагыйрьнең «Тәҗүид»(«Коръән уку кагыйдәләре») исемле беренче китабы дөнья күрә. Аннан соң «Дөрри Гали» («Гали энҗеләре», 1873), «Шәмг әз-зыя» («Шәм яктысы», 1883), «Заммы нәзир» («Охшашлыкка өстәү», 1889), «Мәдхи Казан» («Казанны мактау», 1889), «Дөрр әл-кәлам» («Энҗе сүзләр», 1900), «Тәрхиби, рамазан!» («Хуш киләсең, рамазан ае!», 1903) лирик мөрәҗәгате, «Васыяти Мөхәммәтгали Чокрый» (1913) рухи васыяте һәм уннан артык башка китаплары басылып чыга. Кайбер китаплары, шул исәптән «Заммы нәзир» һәм «Тәрхиби, рамазан!» яңадан нәшер ителә.

Гали Чокрый китабыннан бер өзек белән танышыгыз:

"Тарихи язмалар(Ата-бабаларыбыз тарихыннан)

Кара Табын ыруы Майкы-бийдән таралмыштыр. Майкы-бий Чыңгыз-хан заманнарында Урал тавының Мәкә дигән урынында булып, Мияс елгасы буенда яшәгән. Ул Чыңгыз-ханга бүләк алып барган, аның белән юлдаш булып, Чыңгыз-хан белән бер арбада утырып йөргән. Аның исеме Майкы-бий дип әйтелгән. Майкы-бий улы – Иләк-бий, аның улы – Алча-бий, аның улы – Болгаир-бий, аның улы – Кара Табын-бий. Аны «Кара Газиз» дип атаганнар. Кара Табын-бий борынгы урыннарын ташлап, Чулман (Кама) елгасы буена күчкән. Аның улы Чулман-бий шунда килгәч туган.

Чулман улы – Колман, Колман улы – Дөрмән, Дөрмән улы – Бибән, Бибән улы – Ходайгол, аның улы – Ходаяр, аның улы – Дәүләтьяр, аның улы – Дәүләтбай, аның улы – Исән-хан. Исән-хан Казан ханнарыннан булган Чуртмак-ханга буйсынган. Аның йорты Җирем авылы булган. Ул хәзерге «Чокыр авылы» дип танылган урын. Чокыр авылы янындагы «Сырган күл» дигән мәшһүр урын – Исән-хан белән Чуртмак-ханның мишеньгә атышкан җирләре.

Мишеньгә Исән-ханның угы тигән. Чуртмак шуңа намусланып, араларында бәхәс чыгып, Чуртмак-хан: «Өстеңә гаскәр алып киләм», – дигәч, Исән-хан да халкы белән куркып: «Гаскәр китермәс борын моның үзен үтерәбез», – дип, шунда ук Чуртмак-ханны үтергәннәр. Исән-хан соңыннан казанлыларның үч алуыннан куркып, Рус дәүләтенә барып буйсынып, соңыннан мәхкүм булып калганнар. Ул урын хәзерге көндә дә «Сырган күл» дип аталып, «Исән-ханның угы төшкән җир» дип йөртелә.

Исән-хан улы – Бырак, Бырак улы – Киек, Киек улы – Шәриф, Шәриф улы – Габдулла, Габдулла улы – Салих, Салих улы – Гали. Гали – Киековның үзе була."

 

Автор:
Читайте нас