Барлык яңалыклар
Новости
26 гыйнвар , 15:12

Бигелде авылында суүткәргечкә ремонт таләп ителә

Ул мәсьәләне авыл халкы ППМИ-2026 проекты чикләрендә хәл итәчәк.

Бигелде авылында суүткәргечкә ремонт таләп ителә
Бигелде авылында суүткәргечкә ремонт таләп ителә

Шул уңайдан авыл советы депутатлары, авыл халкы йомгаклау җыелышына җыелды.

Бигелде авылы халкы бу программаның асылы белән таныш. Аның авыл кешесенең яшәешен яхшыртуга юнәлтелгән чара икәнлеген яхшы аңлый. Шуңа да бу юлы авылдагы су торбаларын ремонтлау проблемасы күтәрелде һәм проект чикләрендә аны тормышка ашыру турында карар кабул итеде. Йомгаклау җыелышанда да шул мәсьәлә көчендә калды.

—1989 елда салынган суүткәргечнең торбалары сафтан чыгып бара. Бер урамның торбаларын яңарткан идек. Калган ике урамныкын да эшләп бетерик, иптәшләр. Бу эшне башкарып чыксак, киләчәк буынга да чиста су булачак, — диде Бигелде авылы старостасы Газнәви Мусин.

Газнәви Гарәфи улының әйткәннәрен авыл активисты Рафаэль Хәйруллин хуплады.  

—Бу эшне башкарып чыгу өчен без, халык, бар тырышлыкны салырга тиеш, — диде ул.

Аларның фикерен җыелышта катнашучылар алкышлар белән кабул итте.

Җыелыш барышында авыл активистлары арасыннан инициатив төркем сайланды. Ул төркем әгъзалары халык арасында эшен башлады да инде.

Авылга җәйге ялга гына кайтып өй ишекләрен ачучылар да "Без дә бу башлангычны хуплыйбыз, безне дә читтә калдырмагыз," - дип таралыштылар.

Светлана Дильмиева, Иске Янбай авыл биләмәсенең эшләр башкаручысы

P.S. Русиядә игълан ителгән Халыклар Бердәмлеге елында Бигелде авылы халкы бердәмлек үрнәге күрсәтеп, максатчан программа шартларын уңышлы үтеп проблеманы хәл итәр дип ышанабыз. 

 

Бигелде авылында суүткәргечкә ремонт таләп ителә
Бигелде авылында суүткәргечкә ремонт таләп ителә
Бигелде авылында суүткәргечкә ремонт таләп ителә
Автор: Аида Хайртдинова
Читайте нас