Новости
20 гыйнвар , 06:49

“Космос” алгы сызыкка китте

Агымдагы елның гыйнвар башында махсус хәрби операция зонасына Куергазы авылында яшәүче 18 яшьлек егет киткән. Ул хәрби хезмәт узганнан соң, Оборона министрлыгы белән контракт төзегән һәм “Космос” позывноен алып, штурм ротасында хезмәт итә, дип хәбәр итә bashinform.    

“Космос” алгы сызыкка китте“Космос” алгы сызыкка китте
“Космос” алгы сызыкка китте

Куергазы районы хакимияте хәбәр иткәнчә, “Космос” бу карарны кинәт кабул итмәгән. Ул 2023 елда махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны үтәгәндә батырларча һәлак булган өлкән абыйсы эзләре буенча киткән. Яшь сугышчы өчен бу хезмәт кенә түгел, ә абыйсының эшен дәвам итү, истәлек һәм Ватан алдындагы бурычын үтәү.

Яугирнең әнисе, әлбәттә, улы өчен борчыла. Көн саен ул аның иминлеге һәм тизрәк өйгә кайтуы өчен дога кыла. Шул ук вакытта ана Ватанны саклаучылар, туган илен якларга әзер булган чын ир-егетләр тәрбияләве белән горурлана.

Фото: bashinform.ru

Автор:
Читайте нас