Гөмбә авылының “Төпсез чишмә” буе ул көнне кырмыска күчен хәтерләтте. Монда сәламәтлек һәм аеклык биләмәсе "Аек авыл-2025" республика конкурсында катнашу чикләрендә аек һәм сәламәт тормышны пропагандалаган бик фәһемле чара үтте. Ут күршеләребез Аскын районы Гөмбә авылы халкы Балтач районы Тучыбай авылы вәкилләрен кунакка кабул итте. Кышкы салкын иртә булуга карамастан, Гөмбә авылының “Төпсез чишмә” янына төрле яклардан авылдашлар җыела. "Аек авыл-2025" республика конкурсында Балтач районы данын яклап без, Тучыбай авылы биләмәсе башлыгы Җәлил Гафуров җитәкчелегендә Тучыбай авылы вәкилләре, матур бәйрәмгә кунаклар сыйфатында чакырылдык.
Бәйрәмгә Гөмбә авылына илебезнең төрле төбәкләреннән авылдашлар җыелды. Чарада катнашучыларны Кашка авыл биләмәсе башлыгы Ринат Галәветдинов, район Советы секретаре Рима Нәбиуллина, “Аек авыл” республика конкурсының район оештыру комитеты әгъзасы, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте идарәлеге начальнигы Гөлзифа Мөхәмәтдинова сәламләде.
Аскын районы вәкилләре ел саен “Аек авыл” республика конкурсынлда катнашып җиңү яулап килә. Монда бердәм халык яшәгәнлеген күреп сокландык. Авылдан читтә яшәгән авылдашлар да туган төбәкләре өчен күп эшләр башкаралар. Мәртәбәле конкурста катнашып җиңгән акчаларын авылларын төзекләндерүгә тоталар.
Фәһемле чарада катнашучыларның өшеп торырга вакытлары булмады. Матур эчтәлекле чыгышлар, ихлас котлаулар дәртле, җанлы, көлкеле номерлар һәм әлбәттә спорт ярышлары белән үрелеп барды. Чишмә буендагы тугайда барлык кунаклар җырлап, биеп, халык уеннарында катнаштык.
Бергәләшеп сәламәт, аек тормыш өстенлекләрен барладык. Сәламәт яшәү рәвеше соңгы елларда аек тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм сәламәтлекне ныгытуга омтылган кешеләр арасында популярлаша бара. Аек яшәү рәвеше сәламәтлекне ныгыту, тормыш сыйфатын яхшырту, хроник авырулар үсеше куркынычын киметүгә булышлык иткәнен барыбыз да белә.
Әнә, Гөмбә авылының уңган хуҗабикәләре һәм ир-егетләр учак ягып, коймак койды, самавырда чәй кайнатты, пылау пешерде. Күңелле бәйрәм саф һавада бергәләп чәй белән тәмамланды. Бу көнне Гөмбә һәм Тучыбай авыллары арасында дуслык күпере салынды.
Бердәмлек үрнәген күреп, яңа дәрт, көч алып кайттык чарадан. “Аек авыл” республика конкурсы чикләрендә Тучыбайда матур чаралар алдагы көннәрдә дәвам итәчәк.
Эльмира Гафурова, мәдәни чараларны оештыручы
Гөлнур Нигамаева фотолары