Новости
16 гыйнвар , 14:54

“Самовар янында кунакта" бәйрәме бердәмлекне ныгытты”

Мата авылында гаилә кыйммәтләрен ныгытуга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән “Аек авыл” республика конкурсы кысаларында узган “Самовар янында кунакта” дип аталган бәйрәм чын мәгънәсендә халык күңелен күтәрде.

“Самовар янында кунакта" бәйрәме бердәмлекне ныгытты”“Самовар янында кунакта" бәйрәме бердәмлекне ныгытты”
“Самовар янында кунакта" бәйрәме бердәмлекне ныгытты”

Мата авылында гаилә кыйммәтләрен ныгытуга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән “Аек авыл” республика конкурсы кысаларында узган “Самовар янында кунакта” дип аталган бәйрәм чын мәгънәсендә халык күңелен күтәрде. Күмәк көч белән оештырылган әлеге чарада авыл халкы бер гаилә булып, милли традицияләргә тугры калып ял итә алды.

Бәйрәм мәйданы гөрләп торды: маталылар, яшьтән-олыга кадәр, төрле милли уеннарда катнаштылар, көч сынаштылар, җитезлекләрен күрсәттеләр. Гармун моңына кушылып җырладылар, дәртле көйләргә биеделәр.

Бәйрәмнең иң күркәм өлеше, әлбәттә, кайнап торган самовар тирәсендә җыелып, чәй эчү булды. Өстәлләр телеңне йотарлык тәмле коймак-бәлешләрдән сыгылып торды. Халык бер-берсе белән аралашып, хәл-әхвәл белеште, җылы сүзләр әйтеште. Әлеге бәйрәм авыл халкына бергә булырга, бер-берсенә таяныч булырга кирәклеген искә төшерде.

Маталылар халкыбызның гореф-гадәтләренә тугры булулары, төрле милли бәйрәмнәребезне даими үткәреп торулары белән күпләргә билгеле. Киләчәктә дә шундый ук матур һәм күңелле чаралар үтеп торыр дигән ышанычта калабыз. Әлеге бәйрәм барлык катнашучыларга күңелле мизгелләр бүләк итеп, авылның бердәмлеген һәм дуслыгын тагын да ныгытты.

“Самовар янында кунакта" бәйрәме бердәмлекне ныгытты”
“Самовар янында кунакта" бәйрәме бердәмлекне ныгытты”
“Самовар янында кунакта" бәйрәме бердәмлекне ныгытты”
“Самовар янында кунакта" бәйрәме бердәмлекне ныгытты”
Автор:
Читайте нас