Новости
12 гыйнвар , 10:57

“Мин вәгъдәмне үтәдем”

Уфа шәһәрендә яшәүче Эльвира Зартдинова –Солтанова зур әнисе Мөслимә Исламова һәм зур әтисе Гали Солтановларның язмышлары хакында бәян итә.

“Мин вәгъдәмне үтәдем”“Мин вәгъдәмне үтәдем”
“Мин вәгъдәмне үтәдем”

Балтач районында  фронтовик гаиләләр санаулы гына булган. Әтием ягыннан зур әнием һәм зур әтием икесе дә Бөек  Ватан сугышын кичеп, тыныч тормышта үрнәкле гомер кичерделәр.  Минем әтием— Флорид Солтанов 2025нче елның 18 сентябрендә вафат булды, мин аңа зур әнием һәм зур әтием турында язарга вәгъдә иткән идем.

 Зур әнием Мөслимә Исламова һәм зур әтием  Гали Солтанов 1936 елда танышалар.1941 елның июнендә зур әтием ил алдындагы изге бурычын  үтәп кайтканнан соң өйләнешмәкче булалар. Ләкин уй–хыялларны челпәрәмә китереп Бөек Ватан сугышы башлана. Зур әтием Япония сугышы башланганчы Кытай чигендә Амур елгасы янында хезмәт итә. Һәм сугыш башлангач шунда торып кала. Снайпер буларак артиллериядә хезмәт итә . Полк мәктәбен тәмамлаганнан соң, шунда ук кече лейтенант званиедә инструктор булып кала.

Көнбатыш фронтка җибәрүләрен үтенеп сигез тапкыр рапорт  яза. Аның мөрәҗәгатьләренә дивизия командиры, генерал болай дип җаваплый: “Үзең сыман меңләгән артиллерия снайперы әзерлисең икән,  җибәрәм”, — ди.

Сугыш тәмамлана, аннары зур әтием Гали Солтанов Япониягә каршы сугыша.  Үзенең взводы белән Манчжурия, Кытай аша уза. Сугыш тәмамланганын Итуруп утравында (Куриль утраулары) каршылый. Зур әнием дә бу мизгелләрдә анда була.

...1942 елның көзендә башкорт кызларының икенче эшелоны составында зур әнием егерме яшендә фронтка китә. Әнисенең бердәнбер кызы була.   Ул 42 нче зенит прожектор полкының прожектористы иде.  Аның узган юлына байкау ясагач, яшь кенә кызларда кайдан бу кадәр  бытырлык булгандыр дип, аптырыйм хәтта.

Зур әнием  Ерак Төньяк аша уза. Гади сугышчы буларак  Сталинград оборонасында катнаша, Мамаев Курганны яклый.Үлем белән күзгә-күз берничә тапкыр очраша, бу вакытларда  аның нәрсә кичергәнен күз алдына да китерүе  авыр.

Зур әниемне яратып Маруся дип йөртәләр.  Бервакыт аны Иделгә озаталар. Ул салда яралыларны сул якка чыгарырга тиеш була. Бомба астында эләгәләр,  ул бер бата, бер калка, ләкин исән кала. Ул вакытта үлүчеләр күп була.

Тагын бер тетрәндергеч вакыйга аның күңелендә уелып калган иде. Тирә-якны  дошман тар-мар иткәннән соң,  ул землянкага төшә, аннан исән -имин чыга. Зур әниемнән  соң төшкән яугир  шартлап, һәлак була.  Зур әнием аска төшкән вакытында бер баскычка басып, икенчесеннән сикереп төшүе үлемнән саклап кала. Фәрештәләре аны гомере буена саклап йөртә.

Фашистлар аның дустын мич эчендә тереләй яндыралар, бу хакта сөйләгәннәрен әле булса да яхшы хәтерлим. Ул вакытта мин, әле мәктәп яшендәге кыз, котым очып шул картинаны күз алдына китергән идем. Зур әнием сугыша-сугыша Прагага кәдәр барып җитә. Аннары аны Япония белән сугышка җибәрәләр, Төньяк Кытай аша уза. Зур әтием сыман сугыш аның өчен  Итуруп  утравында тәмамлана.Шушы утрау мәйданы буенча өч мең квадрат метр  тәшкил итә. Бу бүгенге Мәскәүдән әз генә зуррак. Якын кешеләрем бер вакытта бер урында булсалар да, әмма аларның юллары бер дә кисешмәгән.

Сугыш вакытында җиңел генә җәрәхәтләр дә алганнар.  Әмма һәрвакыт сафта булганнар.

1947нче елда очрашып өйләнешәләр. Җиде балага гомер бүләк итәләр. Икесе дә укытучы булып эшлиләр. Зур әтием башлангыч мәктәпнең мөдире була.  Ары таба алар Тутагач авылында төпләнәләр. Озак гомер кичереп, тату яшиләр. Якын кешеләремнең  хәрби бүләкләре бик күп, яза китсәң алар ярты битне алачак.

Әлеге мәкаләмне сугыштан кайткан һәм кайтмаган туганнарыма, туган-тумачаларыма,  шулай ук әти-әниләрен ихлас күңелдән яраткан, хөрмәт иткән әтиемә багышлыйм. Әти, мин вәгъдәмне үтәдем.

Автор:
Читайте нас