

31 декабрьдә ир белән хатын, улларын һәм тагын бер туганын алып, бәйрәмгә дип, Чиләбедән Башкортстанга юллана.
Навигатор буенча кыска юл белән барырга булалар. Моның өчен М-5 трассасыннан читләшеп, урман аша чыгарга кирәк була. Гаилә кыска юлны сайлый. Әмма урманга кергәч, кечкенә елгага тап булалар һәм шунда машиналары бата... Өстәвенә, урманда элемтә дә булмый.
Нәтиҗәдә, Яңа ел төнен машинада урман уртасында үткәрәләр.
Ә иртән, 10 километрдан артык юл үтеп, М-5 трассасыннан 55 километр ераклыктагы Лемеза авылын барып чыгалар чыгалар.
Анда алар ярдәм чакырталар. Бу вакытка гаиләне полиция эзләгән була. Бәхеткә, барысы да яхшы тәмамлана һәм гаилә Чиләбегә кайта.