Новости
30 декабрь 2025, 10:04

Фәтхлислам Нуриев туксан яшендә дә “Балтач таңнары”ннан аерылмый

Балтач районының Анновка авылында яшәүче хезмәт ветераны һәм матбугат дусты бай тормыш тәҗрибәсе туплаган, хезмәт юлы үткән аксакал.

Фәтхлислам Нуриев туксан яшендә дә “Балтач таңнары”ннан аерылмыйФәтхлислам Нуриев туксан яшендә дә “Балтач таңнары”ннан аерылмый
Фәтхлислам Нуриев туксан яшендә дә “Балтач таңнары”ннан аерылмый

Чыгышы белән районның Кызыл Күл авылыннан ул. Балачагы бик авыр шартларда үтә. Гаиләдәге бердәнбер малайга әти тәрбиясе алып үсәргә насыйп булмый. Үги ата белән көн күрә. Үсмер чагында иптәш малайлары кич клубка чакырып килгәндә үги ата егетне  кыйный. Бирешми Фәтхлислам. Физик яктан нык булып үсеп җитә. Армия хезмәтен үтеп кайткач Калинин исемендәге колхозга бер бабай үзе янына эшкә чакыра. Озак еллар дәвамында умартачылыкта эшли.

  • Без үскәндә Кызыл Күлдә егермеләп йорт бар иде, башлангыч белемне Кызыл Восток башлангыч мәктәбендә алдык, — ди Фәтхлислам бабайның кызы Вәсилә.

Фәтхлисам киез итек тә баса, эшләмәгән эше булмый. Тормыш иптәше Нәсимә белән биш бала үстерәләр. Нәсимә бик булдыклы хатын була. Авылдашларына фуфайкалар сырып бирә.

Фәтхлислам армиядә үпкәләренә салкын тидереп, Ленинградта госпитальдә бик озак дәвалана. Кайтып авылда яши башлагач та озак еллар Кызыл Күлдән җәяү йөреп үзәк район хастаханәсендә дәвалану курслары ала.

Түбән Карыш авылына килеп җиткәч сөт җыю, эшкәртү заводына кереп кеше күрмәгәндә берничә уч казеин ала. Шуны юлда барганда суырып барып ачыгуны баса.

—Шушы яшебезгә җитеп әтинең ныклап авырып интеккәнен белмибез. Медкомиссия үткәндә флюорография снимогын карагач үпкәсендә шрам бар диләр. Армиядә чагында авыруының эзедер дип уйлыйбыз, — ди Вәсилә Вәтхлислам кызы.

Бабай эчми, тартмый. Авыл таралгач Анновка авылына күченәләр. Нәсимәсе белән кече улы Ринат вафат инде. Хәзер кадерле ата балалары тәрбиясендә яши. Үз йортының утын сүндерми. Гәзит алдыра, укый. Кирәк саннарын саклый.

Яңа ел яңа шатлыклар, картлык куанычлары алып килсен Фәтхлислам бабайга!

 

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас