

Яңа ел килә... Үткәннәрне искә алып үземнең кайбер фикерләрне уртаклашырга булдым. Һәр бәйрәмнең үз шатлыгы, үз мәшәкатьләре. Һәрберсен яхшы теләкәләр теләп, эчке дөньяң белән бер булып өметләнеп, нәрсәгәдер куану хисләре белән каршылыйсың...
Ә Яңа ел бигрәк тә үзенчәлекле, чөнки дөньяда яшәгән вакытыбызда һәр кеше — кечесеме, олысымы, ихлас күңелдән “Яңа ел белән!” дип эндәшә. Әлбәттә, ул ерак гасырлардан килә, һәркем Яңа елга зур өметләр баглаган һәм бүген дә ул үз мәгънәсен һич югалтмый. Өстәлләргә тезелгән мул ризыклар, бүләкләр барысы бергә адәм баласының эчке дөньясын шатландыра, бер-берсенә яхшылыклар тели. Илнең тынычлыкта, барлыкта яшәвенә өметләр баглый.
Илебез халкы килеп туган авырлыкларны үз иңендә зарланмый күтәрә килә. Сугыштан соңгы еллар — югалтулар булуына карамастан: “Әй сугышлар туктаса, авызга кабарга икмәк булса — бер-беребезне кунакка чакырып, рәхәтләнеп Яңа еллар белән котлашыр идек,” — дип өметләнгән кешеләр — алар хәзер олыгайдылар, ләкин изге уйларын, ипигә туйдырган илебез хуҗаларына рәхмәтлрен җиткереп торалар, Ходай аларның уй-фикерләрен барлап канәгатьләнеп, кабул итә.
Ул вакытларда Яңа ел елкасына уенчыкларны балалар өйләрендә әти-әниләре белән бергәләп үзләре ясыйлар, матур-матур дәфтәр битләреннән, гәзитләрдән кискәләп курчаксыман фигуралар ясап мәктәпкә алып барып елкаларга — чыршыга һәр класс үзенең чыршысына китереп элеп куялар иде. Әти-әни үрнәгендә оста итеп ясалган уенчык, фигураларны бәрәңгедән үзләре ясаган клей белән ябыштырып эшләүләре әти-әни белән бала арасындагы бәйләнешне, туганнары белән дуслык хисләрен тәрбияләү үрнәге була иде. Эшләп эленгән уенчыкларның чыршыда, тәрәзәдә ябышып торуы балаларга шатлык, горурлык хисе тәрбияләү үзе бур куаныч иде. Укытучылар гәзитләрдән күчтәнәчләр өчен кулеклар тегәләр, кулек тышына матур-матур рәсемнәр төшерәләр, аларны балалар да эшли иде. Һәр класс үз Яңа ел гәзитен чыгара, рәсемнәрен үзләре ясап, котлаулар белән бизәп беренчелек өчен тырышалар — урын алган класска бүләкләр, мактаулар була. Һәр класс урамда кардан Кыш бабай, Карсылу фигураларын ясыйлар — Яңа ел әзерлегеннән бер генә бала да читтә кала алмый. Үз өлешләрен кертергә зур теләк белән булышалар, димәк, Яңа елга әзерлек барлык укучылар, укытучылар катнашлыгында башкарыла. Ә нинди генә маскалар, нинди генә образларга охшатып тегелгән, буялган костюмнарда килмиләр иде укучылар?! Монда төрле әкият геройларын — сылу кызны да, шүрәле, җен-пәриләрне — һәммәсен күрәсең, алар арасында кайныйсың.
Яңа елга әзерләнгәндә һәр бала бер казанда кайный. Димәк, коллективлык — бергәлек хисләре шунда тәрбияләнә. Сүз осталары, шигыръ, әсәрдән өзекләр уку, сөйләү, матур-матур биюләр, җырлар башкару үзе бер зур Яңа ел маскарадларына әверелә. Яңа ел белән котлап, җиңүчеләргә бүләкләр, һәр укучыга әзерләнгән Яңа ел пакетлары тапшырыла, кыскасы, Яңа ел ул балалар, әти-әниләр, укытучылар күңелендә шатлык-өмет хисләре, дуслык мөнәсәбәтләре тәрбияли, бер-берене ихтирам итү чаралары булып озакка өмет, дуслык хисләре булып кала иде.
Ә бүген, замана үзгәрә, дигән фикерләр яши. Шулай микән, чыннан уйлап карасаң, заманы да, кешеләре дә үзгәрә. Ә бит заманны кеше үзе үзгәртә, ә адәм баласы үз яшәвен дәвам итә, ләкин төрле шартларда, Аллага шөкер, икмәккә туйдык, тамагыбыз тук, болар иң мөһиме, димәк тамак тук булгач, кеше үзе үк төрле, башка таләпләр куя, кеше элек тә, хәзер дә матур, барлыкта яшисе килә, килгән, киләчәк тә. Һәркемнең рәхәтлектә, шатлыкта яшисе килә, шуңа күрә Һ. Такташ әйтмешли, Һәр заманның үзенең чире була, Һәрбер чирнең була докторы; Һәр дәвернең була үзенә күрә Сволочы (каһәр суккыры!).
Әйе, шундый матур гүзәллек дөньясында балалар — аларның барысы да бар, өс киемнәре дә, яшәү рәвешләре дә элекке яшьтәшләреннән күпкә аерыла, ләкин балалык, аның уйлары, дөньяга карашы бер урында кала. Ул үзенең романтик балалыгын югалтмый. Уйлап карасаң, сугыш еллары — бар кешеләр кебек безнең яшьләребез канкойгыч сугышта батырларча көрәшкән, ә бүгенге яшьләоебез, алардан киммени? Юк, ким түгел! Бүгенге яшьләребез батырларча илнге саклауга, дошман белән алышта батырлык күрсәтәләр... Димәк, балалар, яшьләр ничек булганнар, алар бүген дә бер төрлеләр, алар арасында бер аермалык та юк. Яшьләр үзгәрмәгән. Чөнки һәр буын, яше дә, олысы да үз вакытын үзе үтә. “Яшьләр үзгәрде” дип кенә әйтүдән, алар үзгәрмәде, алар элеккечә саф күңелле җаннар. Шуны әйтәсе килә — Заманны кеше үзе үзгәртә, анда ул үзе кайаша — аның уйлары-куллары белән дөнья үзгәрә.
Иманым камил, иң мөһиме — дөньялар тыныч булсын, шатлык һәр өйгә үтә алсын һәм икмәк кадерен һичбер вакыт онытмасак иде — ул бит яшәү чыганагы. Илһамлы, иманлы кешеләр булып шатланып киләсе Яңа елны каршылыйк.
Хатип Солтанов, педагогик хезмәт ветераны