Новости
26 декабрь 2025, 06:44

Балтачта балалар һәм үсмерләр Яңа ел әкиятенә җыелдылар

Район мәдәният сараенда район Хакимияте башлыгының Чыршы бәйрәме үтте.

Балтачта балалар һәм үсмерләр Яңа ел әкиятенә җыелдыларБалтачта балалар һәм үсмерләр Яңа ел әкиятенә җыелдылар
Балтачта балалар һәм үсмерләр Яңа ел әкиятенә җыелдылар

Мәһабәт бинага район үзәге Иске Балтачтан, башка авыллардан җыелган 400дән артык бала һәм үсмер арасында саулык мөмкинлекләре чикләнгәннәр, әтиләре, туганнары СВО зонасында булган балалар, уку алдынгылары, активистлар, олимпиада, ярыш, конкурслар җиңүчеләре, реабилитация филиалында саулыкларын яхшырткан кыз һәм малалайлар бар иде.

Балалар иҗаты үзәге һәм район мәдәният сарае хезмәткәрләре балаларның күңелен күрергә искиткеч программа әзерләгәннәр. Мәдәният сараеның ишек алдыннан кунакларны төрле әкият персонажлары — тигр, аю, куян, карбабай, скоморохлар, әтәч, төлке, песи һәм башкалар шаяру, уен булән каршы алды.

Яңа елдан могҗизалар көткән кыз һәм малайларны район Советы рәисе Азамат Мәгъзүмов тәбрикләде.

—Яңа ел — могҗизага тиң вакыт, хыяллар чынга ашуын тели торган бәйрәм. Кадерле балалар! Яңа ел сезгә үз-үзегезгә ышанучынлык алып килсен, максатларыгызның чынга ашуына китерсен. Яңа елда уку сезгә белем генә түгел, канәгатьлек тә алып килсен. Яхшы дусларыгыз һәрвакыт янәшәгездә булсын, Яңа ел яңа җиңүләр китерсен!

—диде.

Залга җыелган иң акыллы, иң булдыклы, иң кыю укучыларга иң ихлас теләкләрен район мәгариф бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Айдар Хисмәтов җиткерде:

—Сездә, кадерле балалар, ихтыяр, рух көче бар. Әтиләрегезне СВО зонасыннан көтеп йөрәгегез сабырлык белән тулган. Сезгә карап без дә бирешмәскә өйрәнәбез. Сез — безнең киләчәк. Яңа елда теләкләрегез чынга ашсын. Көндәлекләрегездә гел “биш”ле билгеләре генә урын алсын. Өйләрегездә сезне яраткан кешеләр булсын! — диде Айдар Рәлиф улы.

Район сәхнәсендә мәдәният сарае каршындагы “Чаткылар” балалар үрнәкле театр коллективы (җитәкчесе Айдар Сираев) Анна Богачеваның пьесасы буенча сәхнәләштергән “Морозко” спектаклен тәкъдим итте.

Бәйрәмнең икенче өлешендә балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре балалар һәм үсмерләре өчен фойеда төрле уеннар, ярышлар оештырды, әйлән-бәйлән әйләнде, бүләкләр өләште.\

Балалар бәйрәмнән күңел күтәренкелеге, көч, дәрт алып, район Хакимияте башлыгының бүләкләрен алып таралышты. Яңа ел барлык өметләрегезне акласын, балалар, дөньялар тыныч булсын!

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас