

Оешма рәисе Рифат Сафин үзенең докладында еллык эшкә йомгак ясады.
Ел дәвамында оешма тарафыннан күп эшләнгән. Узып барган елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилее билгеләнүен исәпкә алганда гына да, төрле буын вәкилләре катнашлыгында күп санлы тематик, патриотик чаралар үтте һәм алар урындагы, республика матбугаты битләрендә тирән яктыртылды.
—Бу чаралар барысы да урындагы оешманың еллык чаралар планына ярашлы оештырылды, — диде Рифат Хатип улы. Һәм Уфа шәһәрендә фәнни-гамәли конференциядә, спорт ярышларында, төрле мәдәни чараларда, “Диктант Победы”, “Георгиевская лента”, “Свеча памяти” кебек акцияләрдә район ветераннарының актив катнашуы турында җентекләп сөйләде.
СВОдагы солдатларга гуманитар ярдәм җыюда, маскировка челтәрләре үрүдә олы буын вәкилләре зур активлык күрсәтә.
—Украина җирендә бүгенге көн нацизмын җиңүгә үз өлешләрен керткән барлык ветераннарга олы рәмәтемне җиткерәм. Графикка ярашлы район үзәгендә һәм авылларда челтәр үрү эшен җайга салып җиңүне якынайтуга күп көч саласыз. Бу эш авылларда авыл биләмәләре белән берлектә башкарыла, — дип иң актуаль мәсьәләләргә тукталды Рифат Сафин.
Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы раслаган положениега ярашлы олы буын вәкилләренең “Мин яратам сине, тормыш” дигән үзешчән сәнгать осталары республика фестивале үтә. Районыбыз ветераннары бу зур чарада да актив катнашалар һәм лаеклы урыннар яулыйлар. Бу хакта оешма рәисе, район гәзитенең актив хәбәрчесе Рифат Сафинның мәкалаләрендә язылды.
Районда олы буын вәкилләре турында күрелгән хәстәрлекнең берсе — Иске Балтач авылында “Балтачевское долголетие” клубы ачылу тантанасы булды. Хаклы ялдагы балтачлыларны үзенә җәлеп итәчәк үзәкнең күп мәсьәләләрне ачыкларга ярдәме тияр.
Күптән түгел райондагы социаль фонд бүлекчәсендә “Олы буын вәкилләренә булышлык итү” үзәге ачылды. Биредә финанс белемен күтәрү, компьютер белән эш итәргә өйрәнү, кул эшләрен үзләштерү, соңгы вапкытта киң таралган караклыкка каршы торуга өйрәтү һәм башкалар күзалланган. Олы буын вәкилләренең укучылар белән очрашуларын үткәрүләр дә планлаштырыла.
Доклад буенча фикер алышуларда Түбән Карыш, Көнтүгеш авыл биләмәләренең урындагы ветераннар оешмасы җитәкчеләре Гыйззәт Суфияров, Пётр Абдулов, район мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтов, социаль фондның райондагы бүлекчәсе мөдире урынбасары Әлфинә Кәшфуллина, педагогик хезмәт ветераны Флидә Галиева, “Изге уй” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге директоры Фәридә Гәрәйшина, район Советы Секретаре Илнур Сираев катнашты.
Буыннар бәйләнешен саклау, яшь буынны патриотик тәрбияләүдә олы буын вәкилләрен яшьләр белән берлектәге чараларга җәлеп итү, авыллар тарихын тергезү, мәдәни чараларны тагын да җанландыру, олы буынга хөрмәт, ярдәм күрсәтү, районда нәшер ителгән “Балтач таңнары” гәзитен күбрәк пропагандалау һәм аның белән актив хезмәттәшлек итү турында җанлы сөйләшү алып барылды.
Пленумның көн тәртибенә чыгарылган икенче мәсьәлә ел юбилярын һәм аеруча актив ветераннарны хөрмәтләүгә багышланды. Быел сиксән яшьлек юбилеен билгеләгән педагогик хезмәт ветераны (51 ел укытучы һәм 32 ел мәктәп директоры булган) Хәнәфи Вәлиевка Азамат Муллый улы истәлекле бүләк һәм район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевның котлау хатын тапшырды. Иң актив ветераннар оешмалары рәисләрен Рифат Хатип улы юбилей медальләре белән бүләкләде.
Оешманың еллык эше канәгатьләнерлек дип табылды һәм пленумның карары кабул ителде.