

Абдразаков — Русиянең опера җырчысы, Grammy һәм "опера Оскары" (Oscar della Lirica) премияләре иясе, "Алтын битлек"милли театр премиясе лауреаты. Уфада туып, Уфа сәнгать институтын тәмамлаган.
Илдар Әмир улы - Севастополь дәүләт опера һәм балет театрының художество җитәкчесе, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты.
Дөнья күләмендә Башкортстан опера сәнгатен таныткан якташыбызны югары бүләге белән котлыйбыз, алдагы тормышында тагын да зуррак иҗат казанышлары телибез!
Фото: ТАСС