Новости
11 декабрь 2025, 09:26

Балтачлылар мәртәбәле чарада катнаша

Бүген Уфадагы “Торатау” конгресс-холында Бөтендөнья башкортлары корылтаеның 30 еллыгына багышланган халыкара гыйльми-гамәли конференция үтә.

Балтачлылар мәртәбәле чарада катнашаБалтачлылар мәртәбәле чарада катнаша
Балтачлылар мәртәбәле чарада катнаша

Бүген Уфадагы “Торатау” конгресс-холында Бөтендөнья башкортлары корылтаеның 30 еллыгына багышланган халыкара гыйльми-гамәли конференция үтә.

Мөһим вакыйга милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, башкорт халкының рухи мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә, төбәктән читтә яшәүче ватандашларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Конференциядә Башкортстанның төрле почмакларыннан, башка төбәкләрдән килгән кунаклар, галимнәр, җәмәгать эшмәкәрләре катнаша. Алар башкорт халкының бүгенге хәле, киләчәге, мәдәнияте һәм теле турында фикер алышталар, иң мөһим мәсьәләләрне күтәрәләр.

Әлеге мәртәбәле чарада безнең районнан Балтач районы башкортлары Корылтае башкарма комитеты рәисе Гөлфия Шәисламова һәм “Танып” ыруы башлыгы Гөлназ Галләмова катнаша.

Гөлназ Әхтәм кызы  халыклар дуслыгын ныгытуга актив эшләгәне, башкорт халкының мәдәниятен, мәгърифәтен, тарихын үстерүдә актив катнашканы һәм башкорт ырулары хәрәкәтен тергезүдә, оештыруда күрсәткән хезмәтләре өчен Башкорт ырулары Иҗтимагый советының  Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Әлеге мөһим конференция башкорт халкының бердәмлеген ныгытуга, милли мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә зур этәргеч бирер.

—Бөтендөнья башкортлары корылтаеның 30 еллыгына багышланган бу чара бик әһәмиятле. Мондый очрашулар башкорт халкының бердәмлеген ныгыта, милли мәдәниятне, телне саклау һәм үстерү юлларын билгели,дип ассызыклады Гөлфия Шәисламова биредәге чара турында.

Балтачлылар мәртәбәле чарада катнаша
Балтачлылар мәртәбәле чарада катнаша
Балтачлылар мәртәбәле чарада катнаша
Балтачлылар мәртәбәле чарада катнаша
Автор:
Читайте нас