

Урындагы актив геройга һәм әлеге вакытта СВО катнашучыларга, һәлак булганнарга , аларның гаиләләренә зур хөрмәт күрсәтеп , чарага җитди әзерләнгәннәр иде.
Әлеге чарада геройның улы Владислав Шакиров, районның ветераннар оешмасы рәисе Рифат Сафин, Тушкыр авылы биләмәсенең ветераннар оешмасы рәисе Зикаф Гайнаншин, СВО да һәлак булганнарның гаилә әгъзалары, авылның хезмәт ветераннары катнашты.
Авылда урнаштырылган һәйкәлләргә, бюстларга веноклар, тере чәчәкләр салынды.
Асавка авылы китапханәсендә җылы аралашу оештырылды. Китапханәче Гөлсирә Миңлегалива , ветераннар үзләренең чыгышларында фикерләре, истәлекләре белән уртаклаштылар. Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакировичның тормыш юлы, авылда тыныч тормыштагы хезмәте, кешеләргә күрсәткән изгелекләре , шулай ук ярдәмчеллеге, шаян сүз белән дә киңәш бирүләре хакында сөйләделәр.
Әлеге вакытта СВО катнашучыларның тормыш юлларын , батырлыкларын хөрмәт белән искә алып, исән- сау кайтсыннар дигән теләкләр дә күп булды.
Чынлап та Асавка батырлар үстергән авыл, дигән фикерне барлык кешеләр хуплады.
Рифат Сафин үзенең чыгышында , Үлмәс Шакировның чын мәгънәсендә чиста күңелле , ачык йөрәкле, үз иленә, туган җиренә, халкына бирелгәнлеген , ышанычлы иптәш булуын әйтте.
“Миңа аның белән тыныч тормышта таныш булырга, аралашырга насыйп булган иде. Үкенечкә калганы шул, без барыбызда тормыш мәшакатьләре белән , үзенчәлекле, ихтирамга лаек кешеләр белән ешрак аралашуны кулдан ычкындырабыз”, - диде Рифат Сафин.
Владислав Шакиров чыгышында әтисенең тормыш юлы хакында сөйләде, кешеләргә ярдәмчел икәнен,туган җиренең чын патриот булуын һәм туган илен бернинди кыйммәтләргә дә алыштырмый, туган җирендә хезмәт итүен, үзен бәхетле хис итүен билгеләде.
Шулай ук Асавка авылында илнең чын патриотлары яшәве һәм аларның күпләргә өлге булуын әйтте.
Авылдагы тормыш, көнкүреш турында әңгәмә кордылар. Мәктәпнең ябылуы күпләрнең өчен борчулы хәл булуын әйттеләр. Никадәр күңелсез булса да, тормыш дәвам итә.
Тушкыр авылыннан Асавкага барган юл Аскын районы границасына кадәр ремонтланган . Бу эш район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев хәстәрлеге нәтиҗәсендә тормышка ашуын белдереп, рәхмәт сүзләре юлладылар.
Очрашу киләчәк тормышка өмет багълап , дөньяда барлык халыкларга да тыныч күк йөзе телибез, дигән теләкләр белән тәмамланды.
Рифат Сафин,
районның ветераннар оешмасы рәисе.