

Туймазы районының Калшалы авылы янында фаҗигале юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, дип хәбәр итәләр БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.
Коткаручылар билгеләвенчә, биредә ике автомобиль — “Лада Гранта” һәм “Лада Приора” бәрелешкән. “Приора” водителен коткаручылар килгәнче үк дәваханәгә озатканнар. “Лада Гранта” автомобилендә ике кеше - водитель һәм пассажир булган. Водитель шулай ук төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган, аның пассажиры - 74 яшьлек ир вакыйга урынында үлгән.
Әлеге вакытта тикшерү эшләре бара.
Хөрмәтле водительләр, юлларда бозлавык, бик сак булыгыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмагыз.