Новости
6 декабрь 2025, 15:16

Әтиебез тормышны бик яратты

 Уфа шәһәрендә яшәүче Эльвира Зартдинова-Солтанова Балтач районында туып -үскән, белем алган, хезмәт юлын башлаган әтисе, полиция полковнигы Флорид Солтанов хакында истәлекләре белән уртаклаша.

Әтиебез тормышны бик яраттыӘтиебез тормышны бик яратты
Әтиебез тормышны бик яратты

Әтием, полиция полковнигы Флорид Солтанов, 2025нче елның сентябрь аенда фани дөньяны калдырып китте. Кеше китә— җыры кала, диләр. Якын кешем безнең арада булмаса да, аның башкарган изге эшләре хәтерләрдә саклана. Язмышын хокук саклау өлкәсенә багышлаган кеше матур эшләр, якты эзләр калдырды.
Минем әтием укытучы-фронтовиклар гаиләсендә туган. Башкорт дәүләт университетының химия факультетын тәмамлаганнан соң, 1976нчы елда Иске Балтач авылына, туган мәктәбенә эшкә кайткан. Укучыларга химия дәресен укыта, оештыру һәм җәмәгать эшләрендә актив катнаша. ВЛКСМ район комитетының беренче секретаре була. Ә 1982нче елдан алып ул хокук саклау органнарында хезмәт итә башлый. БР Эчке Эшләр министрлыгының уку үзәгендә укыта.
Әтиебез максатчан, җаваплы кеше иде. Әлеге сыйфатларны әтием белән әнием миндә дә тәрбияләргә тырышты. Бервакыт, миңа җиде –сигез яшьләр чамасы булганда, әти-әниемә алар йөкләгән эшне эшлим дип вәгъдә биреп, үтәмәгән идем . Әтиемнең бик каты итеп тиргәгәне хәтеремдә. “Мин сине эшләмәгенең өчен түгел, ә синең вәгъдәңне тотмаган өчен ачуландым. Вәгъдәне биргәнсең икән аны тотарга кирәк. Бар “Честное слово” хикәясен укы”, — дигән иде. Аның сүзләре ул вакытта мине шулкадәр тетрәндерде, мин шундук мәктәп китапханәсенә йөгердем. Л. Пантелеевның әсәрен зур дулкынлану хисе белән укып чыктым. Кырык ел узса да мин караулда торган малайның елый-елый үзенең постын калдырмагынын, нинди генә авыр булмасын вәгъдәсендә тугры калуын хәтеремә сеңдердем.
Әтием һәрвакыт белемгә тартылды. Күп яктан үсешкән, тирән белеме, киң эрудицияле кеше иде. Аның хәтере искиткеч яхшы булды. Төрле вакыйгаларны, даталарны һәммәсен хәтерендә яхшы саклаган. Укытучыларының, сыйныфташларының, хезмәттәшләренең, туганнарның исемнәрен, аларның туган көннәрен яттан белә иде. Мәктәп программасы да хәтерендә яхшы сакланган иде. Укытучыларын хөрмәт итеп яшәде. Район үзәгендә яшәүче укытучылары Рәйнә һәм Әхнәф Мазһаровларга кайткан саен кереп хәлләрен белешер иде.
Әтиемне минем барлык сыйныфташларым белә иде. Чөнки сыйныф җитәкчебез Роза Николаевна үтенече буенча, сыйныф сәгатьләрендә профилактик әңгәмәләр алып барыр иде. Матур милиция формасында горур атлап килеп керер иде ул. Без Уфаның иң хәвефле криминаль районнарында, Черниковканың билегеле булган “чегән йортлары” янында яши идек.
Әтиебезнең фани дөньяны калдырып китүе хакында сыйныфташларыма әйткәч, араларында берсе: “Ул бит мине коткарып калган иде,”— дип әйтеп салмасынмы. Нәрсә турында сүз барганлыгын да аңламыйча мин аптырап калдым. Ул миңа үзе сөйләп китте.
“Бервакыт урамда сугышып киттек, наркоманнар белән . Шул арада милиция машинасы килеп җитеп, безне барыбызның да кулларыннан бәйләделәр. Янәшәдән синең әтиең узып китеп бара иде. Шул вакытта ул мине, тагын бер сыйныфташыбызны алып калды. Эшне тирәнгә җибәрттермәде. Сәгатьләр буе безгә болай йөремәскә, укырга, спорт белән шөгыльләнергә кирәк дип тиргәде. Күргәндә дә бу хакта кисәтеп торды. Безне дөрес юлга бастырды. Мин мәктәптән соң хәрби бурычымны үтәргә юлландым, сугышта булдым, ә тегеләр төрмәгә эләктеләр. Чечен сугышын үтеп кайтканнан соң мин аңа рәхмәт әйткән идем. Икенче тапкырына өлгерә алмадым”, —диде сыйныфташым.
Менә шулай 30 ел элек эшләгән изгелеге өчен рәхмәте минем адресыма килеп иреште.
Әтиебез тирә-яктагыларга һәм үзенә дә таләпчән булды. Кызганыч, кайвакыт бик катгый булды, хәтта гаиләдә дә.
Һәр чара, бәйрәмнең уртасында булды. Оста биюче дә иде, бер үзе концерт куя да ала иде хәтта. Энергиясе ташып торыр иде. Югары профессионал, һәрвакыт таянырлык ышанычлы иптәш буларак аны хезмәттәшләре озатканда искә алдылар.
Әтиебез зур сабырлык белән үз авыруы белән көрәште. Ул тормышны, кешеләрне яратты һәм озаграк яшисе килде. Аны соңгы юлга лаеклы, хөрмәт белән озаттылар. Тормыш аның укучыларында, ике кызында һәм алты оныгында дәвам итә бүген.
Эльвира ЗАРТДИНОВА-СОЛТАНОВА.
Уфа шәһәре.

Әтиебез тормышны бик яратты
Әтиебез тормышны бик яратты
Әтиебез тормышны бик яратты
Әтиебез тормышны бик яратты
Автор:
Читайте нас