

Күптән түгел “Мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы-2026” район конкурсы узды. Бүген тантаналы шартларда конкурс җиңүчеләрен тәбрикләделәр.
“Уңышка омтылыш” номинациясендә Эльвина Мәгъруфова (Иске Балтач “Миләшкәй” балалар бакчасы) җиңү яулады.
“Мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы-2026” конкурсы лауреатлары исеменә Алена Фәрхетдинова (Түбән Иванай “Әкият” балалар бакчасы), Лариса Хаматярова (Иске Балтач “Миләшкәй” балалар бакчасы) лаек булдылар.
“Туган телдә укыткан мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы-2026” конкурсында җиңүне Эльмира Газизова (Түбән Сикияз “Ләйсән” балалар бакчасы) яулый.
“Мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы-2026” район конкурсы җиңүчесе буларак Иске Балтач “Белоснежка” балалар бакчасы тәрбиячесе Әлфия Ульданова танылды.