

Бүген, Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә, “Ел укытучысы-2026” район конкурсы җиңүчеләрен билгеләделәр.
Биредә изге һөнәр ияләре адресына җылы сүзләр, иң изге теләкләр әйтелде, шигырьләр һәм җырлар яңгырады.
Район мәгариф бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Айдар Хисмәтов акт залында җыелучыларны сәламләп, укытучы һөнәренең мөһимлеген билгеләп, мәгариф өлкәсендә “кайнаучыларга” нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Биредәге чарада тантаналы рәвештә бәйгенең җиңүчеләрен билгеләделәр. “Уңышка беренче адым” номинациясендә – Лилия Моратова (Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы), “Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясендә – Гөлнара Садыкова (Иске Балтач башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы), “Һөнәренә тугрылыгы өчен” номинациясендә – Гүзәл Канзафарова (Түбән Сикияз урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы), “Профессиональлеге, хезмәт сөючәнлеге һәм һөнәренә тугрылыгы өчен” номинациясендә – Шамиль Хәҗиев (Югары Карыш урта мәктәбенең Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре (ОБЗР) укытучысы), “Балаларга җылылык өләшүче” номинациясендә – Әлфия Вәлиева (Уразай урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы), “Активлык. Яшьлек. Энтузиазм” номинациясендә –Илназ Әхмәтов (Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре (ОБЗР) укытучысы) җиңүче буларак билгеләнделәр.
“Ел укытучысы-2026” район конкурсы лауреаты исеменә Лилия Сибатова (Түбән Иванай урта мәктәбенең инглиз теле укытуысы) һәм Рузилә Хәйруллина (Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы) лаек булдылар.
“Ел укытучысы-2026” район конкурсының абсолют җиңүчесе – Гүзәл Әбделвәлиева (Югары Карыш урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы).