Новости
5 декабрь 2025, 10:30

БДИда үзгәрешләр кертелә

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен берничә мөһим яңалык бар.

БДИда  үзгәрешләр кертеләБДИда  үзгәрешләр кертелә
БДИда үзгәрешләр кертелә
Белем сыйфатын тикшерү максатында 2009 елда кертелгән Бердәм дәүләт имтиханының барлык нечкәлекләре үз башыңнан үткәндә ныграк күренә. Улы яисә кызы сынау тоткан әти-әни моны яхшы аңлый. Белем тикшерүнең яңа төре беренче елларда ук мәктәп тәмамлаучыларда, ата-аналарда, укытучыларда гына түгел, тоташ җәмәгатьчелек, ягъни балалар тормышына битараф булмаган һәркемдә күп сораулар тудырды. БДИда бу еллар эчендә бик күп үзгәрешләр булса да, аңа кагылышлы сораулар да, курку да, борчылу да кимеми әле. Имтиханның бу төре кайчан бетәчәк, дигән бәхәсләр әледән-әле чыгып кына тора. “Рособрнадзор” башлыгы Анзор Музаев бу сорауга ачыклык кертте. Бердәм дәүләт имтиханы 2026 елда узачак һәм гамәлдән чыгарылмаячак, диде ул.

Иң яхшы имтихан моделе

“Гамәлдән чыгару омтылышлары булды, мөгаен, алга таба да булыр, әмма алар хупланмый. Укучылар өчен чыгарылыш имтиханы һәрвакыт булачак”, – дип ассызыклады ул. Анзор Музаев белдерүенчә, бүген БДИ – иң объектив һәм эчтәлекле имтихан тапшыру модельләренең берсе.
Әйе, БДИ форматы һәр укучыга таныш. Әмма 2026 елда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дәүләт аттестациясе системасында кайбер үзгәрешләр көтелә. Киләсе елдан БДИ тапшыруның төп чоры 1 июньнән дә иртәрәк башланмаячак. Бу үзгәреш даими нигездә беркетелгән һәм Бердәм дәүләт имтиханына да, Төп дәүләт имтиханына да кагыла, дип белдерде Анзор Музаев укучыларның ата-аналары белән очрашу вакытында.
– Имтиханнар расписаниесе Русия Мәгариф министрлыгының уку елы тәмамлану сроклары турындагы карары белән килешенгән. Бу – мәктәпләргә “Соңгы кыңгырау” кичәсен тыныч үткәрергә мөмкинлек, ә чыгарылыш сыйныф укучыларына әзерлек өчен өстәмә берничә көн бирәчәк. Нәтиҗәләрне эшкәртү югары уку йортларына документлар тапшыру мөмкинлеге бирә торган вакытта тәмамланачак, – дип билгеләп үтте ведомство җитәкчесе.
Урыс теленнән имтиханга килгәндә, ул, урыс теленнән БДИ тапшыру бердәм булып калачак, база һәм профиль дәрәҗәләренә бүленмәячәк, дип билгеләде.
БДИ предметларының берсен яңадан тапшыру хокукы да саклана. Мондый мөмкинлек даими булачак. Бу чыгарылыш сыйныф укучыларына кирәк булганда үз нәтиҗәләрен төзәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Ясалма интеллект кертү уңаеннан “Рособрнадзор” җитәкчесе ассызыклаганча, БДИ өчен биремнәр ясалма интеллект белән түгел, ә, элеккечә, экспертлар тарафыннан төзелә. Әмма ясалма интеллект почеркны билгеләү һәм имтихан тапшыручының шәхесен ачыклау кебек техник процесслар өчен кулланыла.
Анзор Музаев, төбәкләр БДИның катлаулылыгы буенча төрле вариантларны ала, дигән имеш-мимешләрне кире какты. Ул барлык төбәкләр өчен дә бертөрле вариантлар булуын белдерде.
Шулай ук, гуманитар белгечлеккә укырга керүчеләр өчен тарих буенча мәҗбүри БДИ турындагы күпләрне борчыган сорауга җавап бирде. “Рособрнадзор” җитәкчесе аңлатуынча, быелгы 11нче сыйныф укучылары өчен бу уку елы күчеш елы булып тора. Алар югары уку йортына укырга кергәндә тарих яисә җәмгыять белеме буенча БДИ нәтиҗәләрен бирә алачак. Гуманитар юнәлешләргә укырга керү өчен тарих буенча мәҗбүри имтихан 2027 елдан кертеләчәк. Шуңа күрә бу өлкәдә карьера планлаштыручы бүгенге 10нчы сыйныф укучыларына инде хәзер үк тарих фәненә зур игътибар бирергә кирәк.

Якынча расписание билгеле

БДИ-2026 расписаниесенә килгәндә исә, әлегә Мәгариф министрлыгының рәсми боерыгы проекты гына билгеле.
Төп чорның якынча расписаниесе:
1 июнь – әдәбият, химия, тарих;
4 июнь – урыс теле;
8 июнь – математика буенча база һәм профильле дәрәҗәләр;
11 июнь – физика, җәмгыять белеме;
15 июнь – биология, чит телләр (язма өлеше), география;
18-19 июнь – информатика, чит телләр (телдән өлеше).
Барлык фәннәр буенча резерв көннәр 22 июньнән 25 июньгә кадәр каралган. Сайланган фәннәрнең берсе буенча имтиханны яңадан тапшыру 8 һәм 9 июльгә планлаштырылган.
Имтиханнарны вакытыннан алда тапшырырга ниятләүчеләр өчен алар 20 марттан башланачак һәм 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Аттестацияне үтә алмаган яисә җитди сәбәпләр аркасында имтиханнарны калдырган укучылар өчен БДИ тапшыруның өстәмә чоры 4 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр узачак.
Үткән еллар күзәтүләре буенча, кагыйдә буларак, расписание проекты үзгәрешсез кабул ителә һәм боерык үзе Мәгариф министрлыгы сайтында ел башында бастырыла.

Өстәмә балларны ничек алырга?

Исегезгә төшерәбез: БДИ һәм укырга керү имтиханнары нәтиҗәләреннән тыш, абитуриентлар шәхси казанышлары өчен өстәмә баллар алырга мөмкин. Мәсәлән, Башкортстанда укуда, спортта яисә иҗтимагый тормышта аерым казанышлар өчен “өстәмә”ләр каралган. Кайбер очракларда алар, университет төренә бәйле рәвештә, 5тән 10га кадәр өстәмә балл бирә ала, дип белдерде Башкорт­станның мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин.
“Өстәмә баллар рәвешендә өстенлекләр алтын медаль ияләренә, олимпиада җиңүчеләре һәм призерларына, ГТО билгеләре ияләренә һәм волонтерларга бирелә. Тулырак мәгълүматны югары уку йортлары сайтларыннан белеп була”, – дип ассызыклады министр.

БДИ тапшырып, акча эшләп тә була

Өстәмә балл кебек өстенлекләрдән тыш, БДИ нәтиҗәләре буенча максималь балл алган укучылар үз белемнәре өчен акча да эшли ала. 2021 елдан Башкортстанда 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары, укырга керү өчен республика вузларын сайлаган очракта, 150 мең сум күләмендә бер мәртәбә бирелә торган премиягә хокуклы.
Премияләр саны ел саен БДИ нәтиҗәләре буенча республика Мәгариф министрлыгы һәм югары уку йортларына кабул итү комиссиясе тарафыннан билгеләнә.
100 балл җыючыларны әзерләгән педагоглар, йөз балл җыючылар санына карамастан, 50 мең сум премия ала.

Быелгы нәтиҗәләр

Шунысын да әйтергә кирәк: республиканың чыгарылыш сыйныф укучылары елдан-ел бик яхшы белем күрсәтә. 2024-25 уку елы йомгаклары буенча безнең республика Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча Русия төбәкләре арасында икенче урынны алды.
Кагыйдә буларак, БДИ нәтиҗәләре буенча төбәкләр рейтингы берничә критерий нигезендә формалаша, мәсәлән, һәр фән буенча уртача балл, 100 баллы эшләр проценты һәм башка күрсәткечләр.
Быел республикада дәүләт йомгаклау аттестациясе предметлары буенча 60тан артык балл җыйган укучылар саны сизелерлек артты. Ә БДИда 100 баллы эшләр саны төбәктә 159га җитте, бер ел элек андый эшләр 155 булган. Шул ук вакытта биш укучы берьюлы ике фәннән 100 балл җыйды, ә Уфаның 153нче лицее укучысы Алексей Лобов республикада беренче тапкыр өч фән буенча бик яхшы нәтиҗә күрсәтте. Мондый нәтиҗәгә Русия мәктәпләрен тәмамлаучыларның 13 укучысы гына ирешкән.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан укучыларының уңышларын еш билгели.
– Безнең барлык төзелешләргә, яңа җиһазларга керткән акчаларыбыз белем бирү сыйфатына тәэсир итә. Республикада барлык күрсәткечләр дә – олимпиадаларда, фәнни конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар, БДИ нәтиҗәләре буенча 100 балл җыючылар саны арта. Шуңа күрә без бу энергияне сакларга тиеш. Яңа мәктәпләр төзиячәкбез һәм гамәлдәгеләрен ремонтлаячакбыз. Укытучыларга ярдәм итәчәкбез һәм мәгариф системасын алга этәрәчәкбез, – дип ассызыклады ул педагогларның традицион август киңәшмәсендә.
Шунысы да мөһим: быел абитуриентлар республика югары уку йортларына укырга керү өчен барлыгы 206584 гариза биргән. Бу 2024 елдагыга караганда күбрәк. Моннан тыш, колледжларга бирелгән гаризалар саны буенча да республика лидерлар исемлегенә керде.

Фото: Башинформ.
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
 "Кызыл таң" сайтыннан.
Автор:
Читайте нас