Новости
5 декабрь 2025, 09:17

Балам кеше булсын дисәң...

Кырык ике ел туган Балтач районында педагогия өлкәсендә хезмәт салган тәҗрибәле укытучы, район мәгариф бүлеген җитәкләгән елларында күп белем учаклары, балалар бакчалары ачуга зур өлеш керткән җитәкче, хөрмәтле кеше, остаз, әти, зур әти, карт бабай Хатиб Лотфулла улы СОЛТАНОВ тәрбия темасына кагылышлы уйлануларын гәзит укучыларга уртаклаша.

Балам кеше булсын дисәң...Балам кеше булсын дисәң...
Балам кеше булсын дисәң...

Кадерле өлкән улыбыз Айдар быел матур юбилеен билгеләде. Бик тә шатлыклы вакыйга бу. Ул безнең, ата-ананың яшьлек, мәхәббәт җимеше, көтеп алган өметебез. Өлкән бала буларак энеләрен, сеңелесен бик итагатьле итеп карады, саклады, яклады, яратты.

Туганнарына һәм әти-әнисенә бик игелекле, итагатьле бала булып үсте: тыйнак, тәртипле, яхшы укыды — йорт эшләребезгә теләп, үз ихтыяры белән, күңелләрне шатландырып булышты, ярдәмләште. Шулай ук тормыш юлын, аның баскычларын уңышлы үтеп, теләгәненә ирешә барды. Шаулы, дәртле студент елларында төзелеш отряды җитәкчесе буларак яшьлек дәртен салып эшләде. Армия сафларындагы хезмәтен уңышлы үтеп туган авылына эшкә кайтты һәм мәктәп укучылары белән “Яшьлек” ансамбле оештырып бәрмә музыка коралларында энеләрен, укучыларны уйнарга өйрәтә алды. Үзе оста баянчы буларак ансамбль җитәкчесе булды — алар район, зона музыкаль бәйгеләрдә бик уңышлы чыгышлар ясап призлы урыннарны алдылар.

Тормышында үзе яраткан мәхәббәтен табып матур гаилә учагын кабыздылар, аның дәвамы булып дөньяга кызы Алсу аваз салды. Бүген ул ана булып ике малай үстерә. Ә әтиләре зур әти, зур әни булдылар.

Гүзәл Хәнәфи кызы белән бергәләп бер сүздә булып тырышып яңа өй салып чыктылар. Тормышлары гөрләп бәхет - шатлыкка тулып матур дәвам итә. Гүзәл бик тыйнак, тырыш, гүзәллек тудырып сихри дөньясын бик матурлап, зәвык белән өй алларын, бакчаларын бихисап төрле-төрле чәчәкләргә күмеп тәрбияли. Йорт-куралары хуш исле гөлләр, чәчәкләргә күмелеп утыра. Уңган хуҗабикә тәмле җиләк-җимешләр һәм берсеннән-берсе татлы яшелчәләр үстерә, йортлары оҗмахтай искиткеч гүзәллеккә чумган сихри дөньяны хәтерләтә.

Без, әти-әниләре (Хәтиб – Рая) балаларыбызның тырышлыгына, өметле яшәүләренә сокланып бетә алмый шатланып яшәдек. Тәрбияле балалар үстерү — әни-әтинең изге бурычы. Олыны – олы, кечене кече итә белгән итагатьле баласын күреп кем генә шатлык хисләре кичерми икән?

Дөньяның киләчәген, бүгенге тормышны кеше үзе барлыкка китерә — бүгенгесен һәм киләчәген үз тырышлыгы, теләге, өмете белән матурлый. Игелекле матур тормыш зур тырышлыклар аша корыла.

Айдар милиция органнарында эшләп ялга туктады. Ләкин тынгысыз кеше, хезмәтен икенче юнәлештә дәвам итә. Балаларның исән-сау булып яшәүләре, әлбәттә якыннары, бала, оныклары һәм әти-әниләре өчен әйтеп бетергесез шатлык. Нинди генә әти-әни балаларының исән-сау тормыш көзләренә аяк басуын теләми соң, алар да бит шуңа өметләнә.

Бу юлларны язганда горурланам да, әрним дә. Тормышымның нигезе булган Раямның рухы белән яшәвемне дәвам итәм, аның янәшәмдә булмавын әйтеп бетергесез күз яшьләре, юксыну һәм сагыну хисләре белән кичерәм.

Тормыш иптәшем бик тә ягымлы, игътибарлы, сәләтле, кеше җанлы иде — төрле гайбәт сүзләргә (алар, көнләшүдән, дошманнар эше) исе дә китмәде, янып яшәде — гөрләтеп гаиләмне алга әйдәде, аның тәмле, бисмиллалы аш-сулары, өемдәге һәрнәрсәнең үз урынында булуы аның тырышлыгы белән башкарылды. Матур, искиткеч җырлары, өздереп биюе белән шатлыгыбызны, биш балабызны саклый-яклый торган гүзәл ана, балаларны яшәргә, тәртипле булырга өйрәтте — ул искиткеч кеше иде, тормышны, якты дөньяны яратты.

Бала — ул әти-әнисенең дәвамы, бар яклап аларның йөзләре, гадәтләрен чагылдырырга, икенче яктан гаиләдәге тәрбия мәсьәләсе төп урынны алмаса да психик-физиологик яктан баланың тормышына, карашына үзгәрешләр өсти, өстәп кенә дә калмый, яңа юнәлеш бирә, дөньяга, тирә-юньгә, кешеләргә, туганнарына карашын яхшы якка юнәлтә.

Әгәр дөрес юнәлеш бирелсә, тәрбия мәсьәләсе гаять зур өстенлеклргә ия була ала. Холык та гадәттә, әти-әни үрнәге, гаиләдәге атмосфера барысы да киләчәктә яшь кешегә әйтеп бетергесез йогынты ясыйлар. Ничек кенә булмасын, тумыштан бирелгән гадәтләргә, — тәрбия, аның дөрес юнәлештә бирелүе киләчәккә ныклы нигез була. Болар бик мөһим, чөнки аның киләчәге, яшәеше шушы факторларга бик нык бәйләнгән.

Бигрәк тә күп балалы гаиләдә дөрес, акыллы тәрбия бирелгәндә — балалар бер-берсен тәрбияләү дәрәҗәсенә ирешә, үзара татулык алга чыга. Бу нәрсәдә күренә? Мондый гаиләдә тәрбияләнгән балалар ярдәмләшәләр, дуслык мөнәсәбәтләре шушы коллективта формалаша, киләчәккә нигез салына: түземлелек, уйлау-фикерләү дәрәҗәсе, кызгану – ярату, гаделлек проблемалары барысы да шушы нигезле кече балалар коллективларында тәрбияләнә, кешеләрне яратмау, көнчеллек, үз-үзен генә ярату хисләре бөтенләй читкә кала. Ә бер генә балалы гаиләдә — күп очракта эгоистик — үзен генә ярату хисе тәрбияләнә, ул аны телиме, теләмиме — бу юнәлеш өстенлек ала. Әйтергә кирәк, мондый гаилә тәрбиясе күп очракта, хәтта бөтене белән ата-ананының карашына бәйләнгән. Шуның өчен дә шәхси эгоистик тәрбия юнәлеш алган баланы гаилә, яки коллектив, мәктәп тәрбиясе генә түгел, урам йогынтысы да (ул да тәрбия чарасы) читләп уза алмый. Ул һәрчак үзен сиздереп, чагылдырып кына тора. Әйтергә кирәк, язганнар, сөйләгәннәр барысы да тормыш – көнкүрештә, яшәештә исбатлана.

Тормыш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: бүген без тәрбияләгән балалар ничек яшиләр, дәвамы нинди, уңаймы, Алла сакласын, тискәре булмасын, хәзер алар барысы да 50 яшьтән узган, тормыш тәҗрибәсе туплаган кешеләр. Үзләре әти-әниләр хәтта зур әни, зур әтиләр. Яки алардан бер династия барлыкка килгән. Чөнки бүгенге оныклар нинди юнәлеш алыр, әти-әниләрен кабатлап кына калмый, дөрес тәрбия алган балалар булып китәрләрме? Шик юк, чөнки халык әйтә: оясында ни күрсә, очканында шул булыр. Шуларны уйлаганда, күңелдә тынычлык урнаша.

Әй, раббым, әй, Аллам, киләчәк буыныбыз әти-әниләре, Аллаһы биргән нигъмәтләргә тулы, искиткеч гүзәл могҗизалы дөньяны күрә белеп шатлыклы, мөлаем йөзләре белән якты дөняда яшәсеннәр иде. Амин!

Хатиб СОЛТАНОВ, хезмәт ветераны, Башкортстан мәктәпләренең атказанган укытучысы.

Фото гаилә архивыннан

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас