Новости
3 декабрь 2025, 03:36

Гомерне озынайтучы ризыклар

Безнең туклануыбыз йөзебездә, үзебезне ничек хис итүебездә чагылыш таба. Яшь калдыручы һәм гомерне озынайтучы ризыклар ашарга тырышыгыз.

Гомерне озынайтучы  ризыкларГомерне озынайтучы  ризыклар
Гомерне озынайтучы ризыклар

Яшь калу өчен нинди ризыкка өстенлек бирергә?

Беренче урынны караҗимеш (чернослив) алып тора. Ул затлы антиоксидант булып тора. Көненә 3-4 җимеш ашарга кирәк.

Икенче урында йөзем тора. Көненә 2 аш кашыгы ашагыз.

Кәбестәне чи килеш тә, тозлап та ашасаң, яшьлеккә таба бер адым була.

Яшел чәй метаболизмны якшырта.

Чөгендер кан составын яхшырта, яшәртә.

Әфлисун С витамины чыганагы булып тора.

Кызыл йөзем та антиоксидант булуы белән билгеле.

Татлы борыч та С витаминына бай. Бу да яшьлеккә бер адым, дигәнне аңлата.

Тары боткасын атнасына 2-3 тапкыр ашарга киңәш ителә.

Автор:
Читайте нас