Новости
1 декабрь 2025, 05:15

Көнтүгештә “Каз өмәсе”!

Уңган хуҗалар Фидаия һәм Ришат Хәйруллиннар ел саен күпләп каз, үрдәк үстереп борынгыдан калган йоланы зурлап үткәрәләр.

Көнтүгештә “Каз өмәсе”!Көнтүгештә “Каз өмәсе”!
Көнтүгештә “Каз өмәсе”!

“Бүген Ришат белән Фидаия Хәйруллиннар үз ихаталарына “Каз өмәсе”нә җыйдылар. Ел саен 100 баш кош- корт асраган бу уңганнарның казлары искиткеч зур булып үскәннәр. “Ришатыма Рәхмәт, мин эштә, бар мәшәкате  аңа төште”, — ди хуҗабикә. Афәрин, Ришат, бик яхшы караган, күпме байлык! Исән - сау булып, хәерле ризыкларына язсын. Рәхәтләнеп кунак булып, бәйрәм итеп кайттык. Күмәк эшкә ни җитсен?! Шулай бердәм гомер итәргә язсын! Киләсе елга да җыелышып өмәгә килербез, дигән өмет белән таралыштык”, — ди Көнтүгеш авыл мәдәният йорты каршындагы ”Аманат” фольклор төркеме җитәкчесе, авылда мәдәни чараларны оештыручы Асия Мостафина.

Симез булып үскән казларны җырлый-җырлый тазарткан аманатчылар ап-ак түшкәләрне Хәйруллиннар капкасы алдыннан чишмә кебек чылтырап аккан Кече Мата (Көнтүгеш) елгасы суында чайкадылар.

Кош-кортны күпләп асраган хуҗалар бар Көнтүгештә. Хәйруллиннар үрнәгендә алдагы елларда да күңелле “Каз өмәләре” гөрләр. Дөньялар гына тыныч булсын!

Көнтүгештә “Каз өмәсе”!
Көнтүгештә “Каз өмәсе”!
Көнтүгештә “Каз өмәсе”!
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас