

Мата авылының якты йөзле, зирәк һәм уңган хатын-кызлары, һәр елдагыча, Әниләр көнен матур, күңелле итеп бәйрәм итте. Авыл клубында узган “Утыраек әле бүген кич” дип исемләнгән чара гади бер бәйрәм генә түгел, ә буыннарны бәйләүче, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне яңартучы, күңел җылысын бүлешүче очрашудай булды.
Кичәнең беренче өлеше авылның булдыклы, уңган хуҗабикәләренең осталыгын күрсәтүгә багышланды. Бу – гади бер күңел ачу түгел, ә гасырлар буе килгән тормыш тәҗрибәсен, яшәешнең асылын яшь буынга җиткерү мөмкинлеге. Аларның әниләреннән калган рецептлары буенча коймак пешерү, камырдан төрле матур фигуралар ясавы, мозайкалар тезү, үз куллары белән бәйләмнәр бәйләве – болар барысы да авыл хатын-кызының эш сөючәнлеген, осталыгын, гаиләгә булган кайгыртучанлыгын күрсәтә. “Милли йолаларыбызны саклау – уртак максатыбыз. Бәйләмнәр бәйләве, әниләребездән калган рецептлар буенча коймаклар пешерү безнең өчен гадәти хәл, ләкин яшьләргә күрсәтәсе килә: кулдан эшләнган әйбернең кадере башка”, – дип ассызыклый хуҗабикәләр. Әлеге осталык дәресләре – гади генә кулинария яки кул эшләре түгел, ә авылның җаны, аның тарихы, тормыш тәҗрибәсе.
Кичәнең икенче өлеше “Кич утыру” милли бәйрәменә әверелде. Бу авыл халкы өчен бик кадерле, онытылып барган йолаларны яңарту, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту мөмкинлеге дә. Хуҗабикәләр үзләренең әниләре белән балачакта уйнаган уеннарны, бергәләп җырлаган җырларны, халык биюләрен искә төшерделәр. “Без бит әниләр белән балачакта шулай уеннар уйнап, бергәләп күңел ача идек. Бүген шул хәтерләрне яңарту – зур бәхет”, – дип хис-тойгылары белән уртаклашты маталылар. Шул ук вакытта өлкәннәр үзләренең балачак хәтирәләренә чумдылар, яшь буынга милли йолаларның, халык көйләренең, уеннарның әһәмиятен аңлатырга тырыштылар. “Безнең заманда телефон, интернет дигәннәре булмады. Без шулай бергәләп җыелышып, җырлап, биеп, уеннар уйнап күңел ачтыкз. Бу – безнең өчен иң бәхетле һәм онытылмас мизгелләр”,-дип ассызыкладылар алар. Кич утыру гади бер күңел ачу гына түгел, ул – рухи байлыкны саклау, аны яшь буынга тапшыру, авылның тамырларын ныгыту.
Кичә ахырында барлык катнашучыларны да тәмле чәй табыны көтә иде. Җылы аралашу, котлаулар һәм рәхмәт сүзләре чараны тагын да истә калырлык итте. Әлеге чара авылдашларны берләштерде, милли йолаларның, гаилә кыйммәтләренең никадәр мөһим булуын искәртте. Авыл халкының ихлас сүзләре күрсәтүенчә, мондый бәйрәмнәр – ул бары тик вакытлыча куаныч кына түгел, ә киләчәккә булган ышаныч, авылның яшәешен, аның рухын саклау өчен зур адым. Чөнки авылның “йөрәге” – аның халкы, аларның бердәмлеге һәм бер-берсенә булган ихтирамы.