

Бүген Салават шәһәрендә каратэ (киокусинкай) буенча республика турниры узды. Республиканың төрле почмакларыннан 200дән артык яшь спортчы иң-иңнәрне ачыкларга бер мәйданга җыелды.
Әлеге спорт чарасы каратэ буенча иң көчлеләрне ачыклау, биредәге спорт төренең популярлыгын арттыру һәм яшь буында спортка мәхәббәт тәрбияләү максатында оештырылды.
Балтач районыннан ярышларда тренер Евгений Андреев җитәкчелегендәге "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре катнашты.
Кумитэ буенча 27 килограммга кадәр авырлык категориясендә 8-9 яшьлек малайлар арасында Раиль Камилҗанов – беренче, 25 килограммга кадәр авырлык категориясендә Арслан Солтанов – икенче, 30 килограммга кадәр авырлык категориясендә 8-9 яшьлек кызлар арасында Камила Шакирова өченче урынны яулады.
35 килограммга кадәр авырлык категориясендә 10-11 яшьлек малайлар арасында Рәнис Камилҗанов –беренче, 50 килограммга кадәр авырлык категориясендә Марат Борһанов та беренче урынга лаек булды. Ә кызлар арасында 50 килограммга кадәр авырлык категориясендә Иллария Хәфизова пьедесталның икенче баскычына күтәрелде.
Афәрин, балтачлылар! Тренер Евгений Артосовичны һәм яшь спортчыларны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!