

Әни җир йөзендә иң газиз , иң кадерле кеше.
Китапханәчеләр дә күңелләрне нечкәртүче якты, матур бәйрәм үткәрде әниләргә багышлап.
Биреда күп балалы әнигә хөрмәт күрсәтелде.
Оста куллы әниләр үзләренең шөгыльләре хакында сөйләде.
Араларында бизәнгечләр ясаучылар да, һәм сыр ясаучылар белән дә таныштык.
Балтачта әниләр аш-суга, җыр-моңга да оста икәннәрен янә бер кат күрсәттеләр.
Чара җыр-моңга, нәфис сүзләр белән үрелеп барды.
Чара турында тулы итеп гәзитнебезнең киләсе санында язачакбыз.