

Турнирда 350дән артык укучы катнашты. Бу яшьләр арасында интеллектуаль спортка кызыксыну артуын күрсәтте. Ярыш физик культура һәм спорт өлкәсендәге атказанган хезмәткәр Әмирҗан Даукаев истәлегенә багышланды. Тренер Марат Сагъдиевның укучысы матур нәтиҗәләргә иреште.
Ярышларда райондашыбыз Ранис Камилҗанов лаеклы чыгыш ясады. Ул мөмкин булган 7 очкодан 4,5 очко җыюга иреште. Ярышлар тиз форматта узды. Монда тиз итеп фикерләү, оператив рәвештә карар кабул итү мөһим. Югалып калмау да зур роль уйный. Балтач егете сынатмады.
Без Ранисны һәм аның тренерын – укытучысы Марат Сәгъдиевны уңышлары белән котлыйбыз. һәм алга таба шахмат ярышларында уңышлар телибез.