Новости
26 ноябрь 2025, 09:43

“Балтачта озын гомерлелек”клубы ачылды

“Башкортстанда  озын гомерлелек” проекты чикләрендә безнең районда “Балтачта озын гомерлелек” клубы ачтылар. Шушы уңайдан район мәдәният сараенда зур чара оештырылды.

2020 елдан башлап республикада “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында  Радий Хәбиров башлангычы белән өлкән яшьтәге кешеләр өчен “Башкортстанда озын гомерлелек” проекты эшли башлады. Проект өлкән яшьтәгеләрнең  тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән. Ул үз эченә җиде юнәлешне алса да, туризм юнәлеше иң популяры булды.  Безнең районда да өлкән яшьтәгеләр республикабызның гүзәл урыннары буйлап сәяхәт кылды. “Башкортстанда  озын гомерлелек” проекты чикләрендә безнең районда “Балтачта озын гомерлелек” клубы ачтылар. Шушы уңайдан район мәдәният сараенда зур чара оештырылды.

 Клуб ачылу зур  вакыйга буларак тарихка кереп калды. Бу юлы да өлкән яшьтәгеләр кул эшләренә, җыр-моңга оста булуларын исбат иттеләр. Фойеда оста куллы райондашларыбызның эшләреннән торган күргәзмә оештырганнар иде.  Янтимер авылыннын Владмир Үзәнбаевның тал чыбыкларыннан үрелгән кәрзиннәрне бирегә килүчеләрнең игътибарын үзенә тартып торды. Матур һәм көндәлек тормышта  кирәкле әйберләрне сатып алырга да теләк  белдерүчеләр бар иде. Көнтүгешлеләр коры душ ясау серләре белән уртаклаштылар, теләге булган һәркем бу эшкә кушыла алды. Кул  эше осталары Тушкырдан Ралия Хәсәнҗәнова, Иске Балтачтан Зәбирә Фәхразиева һәм Әлфинә Латыйповаларның эшләренә һәркем сокланды.  Оста куллы райондашларыбыз бары тик мактауга лаек. Алар чәчәкләрне дә ясый, кәрзиннәрне дә үрә, күлмәкләрне дә бәйли...

Ары таба халык зур концертка тамаша кылды. Аларның күбесе озак еллар сәхнәдән төшми. Иң тәүдә клуб ачылу уңаеннан җыелганнарны Район Хакимияте башлыгының Икътисад, инвестиция һәм эшкуарлык буенча урынбасары, бизнес-шериф Диана Әхкәмова сәламләде. Ул безнең районда “Башкортстанда озын гомерлелек”  проектының кураторы. Районыбызда клуб ачылу уңаеннан котлап, өлкән яшьтәгеләрне барлык чараларда актив булырга чакырды. Клуб булгач аның әйдәп буручы кешесе дә булырга тиеш. Актив райондашларыбызның берсе Камилә Халикованы “Балтачта озын гомерлелек” клубының  хуҗабикәсе итеп тәгаенләп, аңа символик ачкыч тапшырды.

 Ары таба  сәхнәне төрле авылларның гармунчылары моңга тутырды. Халыкның гармун моңнарына сусаганын аларның алкышларыннан күрергә мөмкин иде.

Биючеләрнең дә һәр чыгышы алкышлар белән озатылды. Өлкән яшьтә дә сыгылмалыкларын югалтмаган алар. Тормышны ярату йөзләрендә чагыла. Көнтүгеш авылының  “Әманат” төркеме (җитәкчесе Асия Мостафина) сөлгеләр белән биюгә чыкты.  Тушкыр авылыннан “Бәхет”  бию коллективы (җитәкчесе Ирина Галиәхмәтова), Янтимер авылыннын “Пеледыш” ансамбле ( җитәкчесе Игнат Ильбарисов), район мәдәният сарае каршында оешкан “Верена” бию коллективы ( җитәкчесе Венера Баландина) башкарган биюләрдә милли үзенчәлекләр ачык чагылды,  дәрт, дәрман, чаялылык хәтта тамашачыга күчте сыман.

 Җырчыларның да күбесе күптән инде тамашачы сөюен яулаган кешеләр. Ялгыз башкаручылар Сәйтәк авылыннан Гали Муллаәхмәтов башкарган “Гомер үтә димә” һәм авыр тормыш сынауларына дучар булган , әммә бирешмәгән, яшәү дәртен сүндермәгән көчле рухлы Илшат Дәүләтбаевларның чыгышлары алга барырга дигән девиз сыман яңгырады.   Мата авылыннан Фәнисә һәм Фәүкать Гайфуллиннар төрле концертларда чыгыш ясыйлар.Гаилә дуэтын күпләр ярата. Бу юлы да халык аларны җылы кабул итте. Түбән Сикияз авылыннан Роза һәм Зәки Мифтаховларның чыгышын, шулай ук абыйлы-энеле Исламовлар дуэтының чыгышын халык алкышларга күмде.

Җырчыларның күмәк булуы бары тик мактауга лаек. Төрле тармакларда эшләп хаклы ялга туктаган ханымнарны хәзер сәнгать берләштерә.  Камилә Халикова җитәкләгән “Зиләйлүк” ансамбле, Рәзидә Гайнетдинова җитәкләгән  “Рябинушки” ансамбле,  Нөркә авылының “Гөлбәзир” фольклор коллективы  (җитәкчесе Гөлназ Шайбәкова), Сәйтәк авылының “Кызлар –йолдызлар” ансамбле (җитәкчесе Рузилә Сафина) чыгышларын караганннан соң Балтачта җыр-моңга гашыйк кешеләр күп булуына инанасың.

 Тучыбай авылының “Ихлас”  халык театры (җитәкчесе Эльмира Гафурова) “Әбиләргә ни җитми?” спектакленнән өзек тәкъдим итте.

Өлкән яшьтәгеләр нәфис сүзгә оста булуларын да күрсәттеләр. Нәфис сүз осталары район үзәгеннән Фәннәзия Вәлиева,  Зилә Моратова, Иштирәк авылыннан Нәзилә Хөснимәрданова,   Яңа  Балтачтан Рәдифә Мансуроваларны халык йотлыгып тыңлады. Чарага төрле авыллардан җыелганнарның хоры нокта куйды. 

Шунысы аерым игътибарга лаек, шушы концерттан җыелган акчалар МХО зонасына юлланчак

Клуб тантаналы шартларда ачылды, аның гомерле булуын һәм нәтиҗәле эшләвен телибез.

 Рифина ГАЛИЕВА.

Газим ТАЛИПОВ фотолары.

“Балтачта озын гомерлелек”клубы ачылды
“Балтачта озын гомерлелек”клубы ачылды
“Балтачта озын гомерлелек”клубы ачылды
“Балтачта озын гомерлелек”клубы ачылды
“Балтачта озын гомерлелек”клубы ачылды
“Балтачта озын гомерлелек”клубы ачылды
“Балтачта озын гомерлелек”клубы ачылды
“Балтачта озын гомерлелек”клубы ачылды
“Балтачта озын гомерлелек”клубы ачылды
“Балтачта озын гомерлелек”клубы ачылды
“Балтачта озын гомерлелек”клубы ачылды
“Балтачта озын гомерлелек”клубы ачылды
“Балтачта озын гомерлелек”клубы ачылды
“Балтачта озын гомерлелек”клубы ачылды
“Балтачта озын гомерлелек”клубы ачылды
“Балтачта озын гомерлелек”клубы ачылды
“Балтачта озын гомерлелек”клубы ачылды
“Балтачта озын гомерлелек”клубы ачылды
“Балтачта озын гомерлелек”клубы ачылды
“Балтачта озын гомерлелек”клубы ачылды
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас