Авыл активисты Пётр Абдулов авылының үткәннәре, бүгенгесе, киләчәге өчен җан атып яши. Авылда балалар бакчасы булдыруда башлап йөргән, аның мөдире булган, үсеп килүче нәниләрне милли рухта тәрбияләүдә белемен, сәләтен кызганмый эшләгән кеше дә ул.
2003нче елда авылда балалар саны аз булу сәбәпле балалар бакчасы ябылгач, агач бина бикләнде. Пётр Салиевич аңа кабат җан кертү теләге белән янып яши башлады. Килер буыннарга авылның тарихын, мари халкының көнкүрешен, мәдәниятен чагылдырган музей булдыру теләген читтә яшәгән, авылдагы һәр чараны оештыруга, үткәрүгә кушылган Радик Яниев бу идеяне хуплый һәм ярдәм кулы сузарга ризалык белдерә.
Август аенда Пётр Абдулов җиң сызганып эшкә тотына. Халыктан борынгы көнкүреш әйберләре җыела, туплана.
—Без бу бинада Янтимер авылы халкының революциягә кадәрге, революциядән соңгы, колхозлашу чорындагы, Бөек Ватан сугышы елларындагы, совет чорындагы дәверләрдәге көнкүрешен, яшәешен күрсәтергә телибез, — ди Пётр Салиевич.
Борынгы куллану әйберләре байтак җыелган музейда. Кулдан сугылган бизәкле ашъяулык Альфина Михайловнаның зур әнисе истәлеге. Бу ашъяулыкка йөз елдан артык. Милли киемнәр шулай ук йөз еллык тарихка ия.
1905нче елгы кул тегермәнен Василий Аскаровның зур әтисе Аскар бабай эшләгән булган. 1947нче елгы юкә лаканнар авылдагы беренче колхоз рәисе булган Иртуган Кугубаев куллары белән булдырылган. Төрле зурлыктагы бу лаканнарда җәйге челләләрдә колмак куасы әзерләгәннәр. Табигый чималдан әзерләнгән эчемлек авыл кешеләренә көч-куәт биргән. Юкәдән эшләнгән чабата, йон эрләү, палас сугу җайланмалары — ниләр генә юк монда?!
Ә менә бу кәнәфидә КПСС район комитетының беренче секретаре вазифасында утыз елдан артык эшләгән Гафурҗан Фатхуллин утырган. Иванай мәктәбенең хезмәт укытучысы, БАССРның атказанган укытучысы Михаил Шаймухаметов эшләгән бу кәнәфине Гафурҗан Фәтхинур улы исән чагында истәлек итеп Пётр Абдуловка үзе тапшырган.
Музей экспонатлары арасында бу кәнәфи үз урынын тапкан.
Озак еллар дәвамында авылдагы дуңгызчылык фермасы мөдире булган Яшка Валиуллинның документлары да күпләрдә кызыксыну уятыр.
1970—1990нчы елларда куллануда булган әйберләр дә бүгенге көндә тарихи экспонатка тиң. Кара-ак сурәтле “Рекорд”, төсле “Филипс” телевизорлары, видеомагнитофоннар һәммәсе биредә үз урынын алган.
Музей зур түгел, ләкин кызыклы булмакчы. Туристлар өчен уңайлы урында урнашкан. Экспозиция яхшы уйланылган, фонд тулылана. Күп тә үтмәс, ул ишекләрен ачар һәм күп кешеләрне үзенә җәлеп итәр.