Илле ике еллык педагогик стажының 32-се тынгысыз директор вазифасында үткән. Чордашлары аны логик фикер йөртү, чынбарлыкка дөрес бәһалау сәләтенә ия шәхес, балалар күңеленә үтеп керерлек дәресләр бирүче укытучы, авыл һәм район күләмендә оештырылган чараларның уртасында кайнаучы актив кеше буларак белә. Хезмәт ветераны Хәнәфи Вәлиев, 40 ел дәвамында 1 мең 500гә якын чыгарылыш укучысына аттестат тапшырган кеше буларак, туган авылында мәктәп булмавына көенеп яши. Әмма оптимист күңеле белән авыллардагы тормышның якты киләчәгенә өметләнеп яши.
Хәнәфи Вәлиев 1945нче елның декабрендә Яңа Ямурза авылында дөньяга килә. “Ике улын—мине һәм Хәнифне — әниебез Миңсылу ялгызы карап үстерде. Сугыштан соңгы авыр елларда ашарга икмәк юк иде, халык интегеп көн күрде. Бишенче сыйныфны тәмамлагач, колхоз басуларыннан казлар кудым, үсә төшкәч, уҗым культураларын чәчүдә катнаша башладым”,—дип искә ала Хәнәфи Газиз улы. Аның хезмәт кенәгәсендә җәйге каникул вакытларында туксанышар эш көне язылган. Шулай итеп, үсмер кышкылыкка гаиләсенә ашлык хәстәрләгән.
Педагогик сынауны Хәнәфи Вәлиевка халык арасында “Хөсәен мәктәбе” дигән даны киң таралган Богдан мәктәбендә үтәргә туры килә.
Ул бирегә 1964 елда , Түбән Сикияз урта мәктәбен уңышлы тәмамлагач, урыс теле һәм физкультура укытучысы итеп җибәрелә.
Бер елдан соң мәктәптән Иске Тимкә филиалы аерылып чыга. Яңа урында яшь егеткә тырышып эшләргә туры килә. “Нәзилә Гаянова, Мәүҗидә Мифтахова, Маһира Тимершина, Әнисә Хөсәенова, Рая һәм Хатыйп Солтановлар мәктәптә генә түгел, районда да яхшы укытучылардан санала иде. Төп бурычларыннан тыш, алар агитаторлык эшен дә актив алып барды. Авыл клубында елына 5-6 спектакль куялар иде. Искиткеч оста уйныйлар, җырлыйлар. “Галиябану”, “Асылъяр”, “Үги кыз”, “Зәңгәр шәл”...
Соңгысында мин— Булат, Рая Солтанова Мәйсәрә рольләрен башкардык. Шунысы гаҗәеп, авыл халкы укытучылар белән бүрек-кепкасын салып, баш иеп исәнләшеп үтә иде”, — дип үткәннәрне искә ала Хәнәфи Газиз улы.
1969-1972нче елларда Хәнәфи Вәлиев Пионерлар һәм укучылар йорты директоры булып эшли. Ул вакытта районда спорт комитеты, сәнгать мәктәбе булмый. Тәрбия эшен тулысынча Пионерлар йорты методистлары һәм мәктәп вожатыйлары алып бара. Спорт ярышлары, конкурс һәм фестивальләр, концертлар...
“Пионерлар оешмасының 50 еллыгын комсомолның район комитетында, мәктәп бүлеге мөдире булып эшләүче Клара Локманова белән бергә әзерләп уздырдык. Барабан һәм быргы тавышлары астында байрак йөртүчеләр артыннан биш йөз делегатның район үзәгенең Совет урамы буйлап атлавын карарга халык урамга чыкты. Бәйрәм үткәрү урынын— элекке автовокзал каршындагы бакчасын тәртипкә китереп, киртәләп алып, чәчәкләр утырттык, трибуна һәм сәхнә кордык, бу күркәм чараны әле дә сагынып искә алалар”, — ди педагогик хезмәт ветераны.
Туган ил алдындагы хәрби бурычын үтәп кайткач, Хәнәфи Вәлиев район мәгариф бүлегенә инспектор итеп эшкә алына. “Бу елларда үз эшен яхшы белүче, таләпчән, шул ук вакытта кешелекле Яхъя Мөниров җитәкчелегендә тупланган тәҗрибә 1974нче елда Көнтүгеш сигезъеллык мәктәбендә директорлык йөген тарта башлагач бик нык ярдәм итте. Халык укыту торышы белән канәгать түгел, үзгәрешләр көтә иде. Беренче утырышта ук килеп туган сәбәпләрен ачыкладым, төгәл эшләр белән ата-аналарның ышанычын яулау максаты куйдым”, —дип искә ала Хәнәфи Газиз улы.
Ике ел эшләгәннән соң укытучылар коллективы халыктан рәхмәт сүзләре ишетә башлый, уңышлары КПСС район комитетын комитетының Күчмә Кызыл байрагы белән билгеләнә.
1976нчы елның ноябреннән башлап Хәнәфи Вәлиевның хезмәт юлы туган мәктәбе белән бәйләнгән. Бирегә директор булып эшкә кайткач, ул укытуда новаторлык идеяләре кертүгә, мәктәпнең матди-техник базасын ныгытуга күп көч сала. Мәктәпнең яңа бинасы, ашханә, склад, гаражлар, физкультура мәйданчыгы, тир төзелә, уку кабинетлары яңартыла.
Тынгысызлыгы, оештыру сәләте һәм бетмәс энергиясе белән Хәнәфи Вәлиев ата–аналар һәм педагоглар арасында хөрмәт казана. Шул ук вакытта урыс телен һәм әдәбиятын укытуга игътибарын киметми, киресенчә, дәресләрдә укучыларга материалны аңлаешлы итеп җиткерергә, фәнгә карата кызыксыну уятырга омтыла. Хезмәтенең күркәм нәтиҗәсе бар:егермедән артык укучысы Хәнәфи Газиз улының үрнәгендә укытучы һөнәрен сайлаган,урыс теле һһәм әдәбияты укытучысы булып уңышлы эшлиләр.
— 1970—1980нче елларда мәктәптә биш авылдан 280 бала укыда. Районда бердәнбер мәктәптә— бездә генә колхоз автобусында укучыларны укырга йөртү оештырылган иде.
Г. Шәйнуров җитәкчелегендә “Ленин бүләк” колхозы барлык чыгымнарны үз өстенә алды. Ике юнәлештән иртәнге 8.30 сәгатькә водитель Хәби Талипов балаларны китереп җиткерә иде. Бер тапкыр да проблема булмады, менә кешеләр нинди җаваплы иде ул вакытта, — дип чордашларын ихтирам белән искә ала Хәнәфи Газиз улы.
“10-11нче сыйныфларда машина йөртергә өйрәнү курсын нәтиҗәле оештыру һәм балаларны авыл хуҗалыгы эшләренә җәлеп итү турында”гы карарны тормышка ашыру йөзеннән мәктәптә кызлар өчен — агрономия, егетләр өчен юл хәрәкәте сыйныфлары, колхозның машина-трактор остаханәсе каршында “Трактор һәм авыл хуҗалыгы машиналары” программасын үзләштерү буенча кабинет җиһазландырыла. Бу эшләр җиренә җиткереп башкарыла. Мәктәп һөнәрчелек-техник училище филиалына охшап кала хәтта. Нәтиҗәдә, мәктәп базасында 1987нче елда республика мәгариф министры урынбасары В. Жижакин КПСС район комитетының беренче секретаре Г. Фәтхуллин, колхоз рәисләре, авыл хуҗалыгы белегечләре, директорлар катнашлыгында зур семинар үтә.
—Берничә дистә ел дәвамында 1,3 гектар мәйданда яшелчә-җимеш үстердек. Участокта бар төр яшелчә үстерелә. Алар кышын укучыларның туклануын оештыру өчен кулланылды, артып калганы халыкка яисә яшелчә базаларында сатылды. Бу эшләрне башкта — А. Кәлимуллин, соңрак Р. Суфиярова уңышлы оештырдылар.
1989нчы елда мәктәп яны участокларының торышы тикшерелде, мәктәбебез республика урта мәктәпләре арасында икенче урын яулады. Продукцияне үстерү берни түгел, аны сату авыр иде, Шулай да ярыйсы гына табыш алып , пластик чаңгылар, видеокамера, музыкаль үзәк, фотоаппарат, телевизор һәм уку кабинетларында куллану өчен башка җиһазлар, баяе, мәктәп техникасына запас частьләр, ягулык сатып ала идек, — дип хәтерли хезмәт ветераны.
Бүген, яшәлгән еллар үреннән карап: “Гомер заяга үтмәгән. Башкарган изге эшләрне сөйләп тә бетергесезлек түгел. Язмышым белән бәхетле мин”, —ди Хәнәфи Газиз улы.
Бүген бер бөтен булып, зур максатлар белән Надя Шафиковна белән 52 ел бергә тату гомер кичерәләр. Тормыш иптәше Надя – үзе дү педагог-тәрбияче. Ул 27 ел гомерен Яңа Ямурза балалар бакчасында мөдир булып, макталып эшләде.
— Без өч балага гомер бирдек, алар югары уку йортлары тәмамладылар. Өлкән клыбыз Роберт— инженер-механик, кызыбыз Гөлнара һәм кече улыбыз Марсель — укытучылар. Алар Бөре дәүләт педагогия институтын тәмамладылар, яраткан эшләрендә, Уфа, Туймазы шәһәрләрендә гаилә корып, эшләп йөриләр. Балаларыбыз итагатьтлеләр, безгә кайтып ярдәмләшеп йөриләр.Рәхмәт аларга, гомерләре булып, безне шатландырып, мул тормышта яшәүләрен телибез, бәхетле булсыннар, тату яшәсеннәр, —диләр әти–әниләре.
Гомер көзләренә кергәндә Хәнәфи Газиз улы гаиләсенә, балаларына, хезмәттәшләренә рәхмәт сүзләре юллый, бергә үткән елларын, тәрбияче һәм оештыручы йөрәге аша уздырган кичерешләрен, яулаган уңышларын һәрберсен алтынга тиңли ул.
Заманына күрә эрудияцияле, ялкынлап яшәүче кешене күпләр өчен өлге итеп куярлык.
Яхъя МӨНИРОВ.