Көзнең өстән явып торган күңелсез көне. Алдан суд приставларының эшчәнлеге белән танышып алдым. Федераль суд приставлары хезмәте — федераль башкарма хакимият органы. Ул судлар эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү, суд актларын һәм башка органнар актларын үтәү белән шөгыльләнә. Суд приставларының кайбер вәкаләтләренә килгәндә, алар: суд актларын һәм башка органнар актларын мәҗбүри үтәү буенча башкарма эшчәнлекне гамәлгә ашыру; судлар эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен, суд биналарын һәм урыннарын саклауны, шулай ук суд биналарына һәм урыннарына үткәрү режимын тәэмин итү; тиешле башкарма документ нигезендә мәҗбүри үтәү чараларын һәм башка чаралар куллану; бурычлыны, аның мөлкәтен эзләүне, арест салынган һәм тартып алынган мөлкәтне саклауны һәм мәҗбүри сатуны оештыру; суд приставларына йөкләнгән бурычларны үтәү өчен кирәкле белешмәләр булган белешмәләр банкларын формалаштыру һәм алып бару; җинаять эшләре буенча тикшерүне һәм административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча үз компетенциясе чикләрендә башкаруларга кагыла.
Башта без Н. авылына юл тоттык. Монда бурычлы кеше белән күрешәчәкбез. Юлда Ләйсән Фидарит кызы мине эшләренең асылы белән таныштырып барды. Кредитлары, штрафлары түләнмәгән бурычлыларның суд аша үткән эшләре суд приставларына башкаруга керә. Бурычны түләргә ирекле биш көн вакыт (добровольный срок) бирелә. Мисал өчен, кешегә 500 сум штраф язылды икән, ул аны биш көн эчендә түләргә тиеш. Шул вакытта түләмәсә, җыемнар өстәлә. Ул түләнәсе суммадан 7 процент исәпләнә, әмма күләме 1000 сумнан да ким була алмый. Кыскасы, 500 сум штрафы булган кеше аны вакытында түләмәсә, бурычы 1500 сумга әйләнә.
—Безнең практикада андый кешеләр бар, — ди биш ел шушы җаваплы хезмәттә көч салган Ләйсән Садрова.
Без Н. авылындагы 35 яшьлек күп балалы А. ханымга барабыз. Аның 20000 сумлык ике бурычы түләнмәгән, шуларны түләми тагын ун мең сумлык бурычы өстәп җыелган.
—Нәрсә эшләп андый штрафлар җыйган бу ханым? — дип кызыксынам һәм шундук миңа җавап бирәләр:
—Җәмәгать урынында спиртлы эчемлек кулланган хәлдә күренгәне өчен хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан аңа административ протокол төзелгән. Административ штрафны вакытында түләмәгән өчен тагын штраф өстәлгән. Бер штрафтан ун штраф язылган кешеләр бар. Бурычлыга суд приставы-башкаручы повестка бирә. Ул билгеләнгән көнне килми, штрафны түләми. Килмәгән очракта аңа кабат протокол төзелә. Нәтиҗәдә, бурычы тагын да арта. Бу очракта нәкъ шундый хәл күзәтелгән.
Авыл биләмәсенә кереп бурычлының тормыш хәле белән кызыксынды рейдчылар. Авылдамы? Айныкмы? Эшлиме? Тәртип бозмыймы?
—Авылда күренә. Төрле чагы була. Эшләми. Ире эштә. Тәртип ягына килгәндә, акча булганда карга өере үләксәгә җыелган кебек, авылдагы “салырга яратучылар” бар да эчәргә алар өенә җыела...— дип башлык “авыр гаиләләр” арасында аңлату эшләре үткәрүләре турында да аңлатып үтте.
Изелгән тыкырык аша бурычлының өенә юлландык. Тәҗрибәле водитель Рамазан Ходайголов безне батырмый, саклык белән кирәкле йорт алдына китереп җиткерде. Бурычлы хуҗабикәне өйдә очраттык.
—Барам. Барам, түлим. Әле ирем эштә. Бүлеп булса да түли башлыйм бурычларны. Әле бала чирләде. Бәләкәе белән йөрергә, дәваланырга туры килде, — дип аңлатты бурычлы ханым.
—Повестка бирәбез. Барыгыз. Бурычны түләргә кирәк, — дип кулына повестка биреп калдырды рейдчылар.
Юлны дәвам итәбез.
—Бурычлылар арасында төрле кеше булырга мөмкин бит. Эчкечеләр компаниясенә туры килсәгез, һөҗүм итсәләр, нишлисез? — димен.
—Андый хәлләр дә була, — диләр һәм Ләйсән Фидарит кызы эшләренең андый яклары белән таныштырды:
— Хәвефсезлекне тәмин итү өчен судларның билгеләнгән эшчәнлек тәртибен тәэмин итү буенча суд приставы — эчке хезмәт сержанты Денис Галимҗанов бүген безнең белән. Махсус чаралар: бронежилет, аэрозоль җайланмасы, резин таяк, наручник, электрошокер белән коралланган. Шикле йортларга беренче ул керә. Кайбер вакытта капканы ачуга каршыга тешләрен ыржайтып бәйләүдән ычкынган эт килеп баса. Андый вакытта электрошокер ярдәмгә килә.
Х. авылына килеп җиттек. Бу йортка алдан Денис Галимҗанов керде. Монда читтән күченеп кайткан 34 яшьлек күп балалы ана Ч. яши. “Тиз акчалар” бирә торган оешмадан (халыкта аларны “быстрые деньги” дип йөртәләр) өеннән дә чыкмый бурычка акчалар алган. Бурычы 16 мең сумга җиткән. Алуын алган, бурычны кайтарырга ашыкмаган. Приставларны уңай кәефтә каршы алды. Бурычын түли алмавының сәбәпләрен аңлатты, мөмкинлегем булмады, ди. Түләргә сүз бирде. Аңа да повестка биреп хушлаштылар.
Чиратта — төпкелдәге Д. авылы. Билгеле адрес буенча барып туктадык. Өй бикле. Күршеләренә мөрәҗәгать итәбез.
—Кеше яшәми ул йортта. Хуҗалары вафат. Балалары ерактан кайтып йөри. Инде бикләп киттеләр, — ди.
Бурычлы кешенең исем, фамилиясен атагач:
—Әәә, ул вакытлыча, өч-дүрт ай гына яшәп торды. Инде монда түгел, — дип аңлатты.
Машинага утырып тагын кузгалдык.
—Ә кеше дөрес адресны бирми качып йөрсә, кайдан табасыз? — димен.
—Кеше хокук саклау органнары хезмәткәрләренә ялган адрес әйтеп яздырып, ялган исемгә протокол төзеткән очраклар да бар. Ул чагында кеше эзләүгә бирелә. Бурычны юллаучы (взыскатель) эшне туктаттырмый, яңартып тора һәм нәтиҗәдә эш ябылмый. Бурычлы кайдадыр качып яшәсә, рәсмиләштерми генә акча алып эшләсә дә, бер көн килеп я пенсиягә чыгар вакыты җитә, я берәр төрле исәбенә акча килеп керә һәм аның исәбеннән акчалар бурычын каплатырга алына башлый. Беренче чиратта алиментлар, аннары салымнар, штрафлар, соңыннан гына кредит бурычлары юллана. Кыскасы, бурыч туплагансың икән, аны түләми, төрле юллар табып алдап озак йөри алмыйсың, — дип ачыклык кертте суд приставы-башкаручы.
Балтач районында 1990нчы еллар азагында оештырылган суд приставлары хезмәткәрләренең тупланган тәҗрибәсе бар. Районда яшәгән халык арасында гомумән алганда, явыз ният белән бурычын түләүдән читләшкән гражданнар сирәк очрый. Күбесе бурычын түләргә тырыша һәм түли. Ә суд приставлары – башкаручылар үз бурычларын закон кысаларында үти.
Автор фотосы.