

Атап әйткәнде актив райондашларыбыз бу изге эшкә бердәм кушылган.
Монда Мишар тарихи-мәдәни үзәгенең баш белгече дә, "Ватанны саклаучылар" махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм Дәүләт фондының филиалы хезмәткәре дә, "Бердәм Русия" партиясенең җирле бүлеге вәкиле, Балтач районы мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре һәм Башкортстан Республикасы Җир һәм мөлкәт министрлыгыныңың Балтач районы буенча бүлеге хезмәткәрләре бар. Аларны бүген бер максат, бер эш берләштерде. СВО зонасында булган ир-егетләр өчен токмач кисү өчен алар бер мәйданга җыелды.
Тынычлык сагында торучыларга рәхмәтебез һәм ихтирамыбыз чиксез. Һәр киселгән токмач кисәге безнең яклаучыларның йөрәкләрен җылытсын, диләр алар.