Новости
16 ноябрь 2025, 11:43

Магнитогорск шәһәреннән җиңүләр белән!

Балтачлылар Магнитогорск шәһәренең Ачык Беренчелегендә уңышлы чыгыш ясап, бер кочак медальләр яуладылар.

Магнитогорск шәһәреннән җиңүләр белән!Магнитогорск шәһәреннән җиңүләр белән!
Магнитогорск шәһәреннән җиңүләр белән!

Балтачлылар Магнитогорск шәһәренең Ачык Беренчелегендә уңышлы чыгыш ясап, бер кочак медальләр яуладылар.

Магнитогорск шәһәрендә каратэ (киокусинкай) буенча ачык Беренчелек узды. Әфганстанда, Чечняда һәм СВОда һәлак булганнар истәлегенә оештырылган турнирда республиканың төрле помакларыннан килгән спортчылар катнашты. Балтачлылар һәр бәйгедә үз осталыкларын, көчләрен һәм чыдамлыкларын югары дәрәҗәдә күрсәттеләр.

Биредәге бәйгедә “Ката” буенча үз яшь категорияләрендә Элина Сафина, Рәнис Камилҗанов – беренче, Раиль Камилҗанов, Марат Борһанов, Рияз Вәлиев – икенче урынны яуладылар.

“Кумитэ” төркемендә дә балтачлылар бихисап уңышларга ирештеләр. Үз категорияләрендә Рияз Вәлиев, Арслан Солтанов, Рәнис Камилҗанов, Марат Борһанов – беренче, Раиль Камилҗанов өченче урынга лаек булдылар.

Гомумән алганда, командалар арасында икенче урын һәм кубок балтачлыларда. 

Яшь спортчыларны һәм тренерларын чираттагы уышлары белән котлыйбыз. Алда яңадан-яңа уңышлар юлдаш булсын.

Магнитогорск шәһәреннән җиңүләр белән!
Магнитогорск шәһәреннән җиңүләр белән!
Магнитогорск шәһәреннән җиңүләр белән!
Магнитогорск шәһәреннән җиңүләр белән!
Магнитогорск шәһәреннән җиңүләр белән!
Автор:
Читайте нас