Новости
15 ноябрь 2025, 10:01

Хатынын да, аның танышын да үтергән

Дүртөйле районында берәү хатынын һәм аның танышын үтергән. Ары таба үз-үзен үтермәкче булган.

Хатынын да, аның танышын да үтергәнХатынын да, аның танышын да үтергән
Хатынын да, аның танышын да үтергән

Үтерүдә шикләнелгән коралланган ир участковый тарафыннан тоткарланган. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, кулга алынган вакытта 61 яшьлек ир үз-үзен үтермәкче булган. Аның кулында ау мылтыгы булган — моннан берничә сәгать элек ул шуның ярдәмендә ике кешене атып үтергән дә инде.

"Шикләнелүче, үз-үзенә кул салу белән янап, полициянең өлкән участок уполномоченные Венер Солтангуловның үзе янына килүен таләп итте. Участок инспекторы, ирнең кесә телефоны шалтыраган мизгелдән файдаланып, коралын бәреп төшереп, гаепләнүчене тоткарлый алган", - дип хәбәр итте Русия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк.

Ачыклануынча, бу кеше, хатынын хыянәттә шикләнеп, аннан үч алырга карар кылган. Аның сүзләренчә, фаразланган 61 яшьлек сөяркәсе аларның йорты янына килеп сөйләшүдән баш тарткач, ул бер дә уйламыйча аның ботына аткан, ә аннары корбанын гаражга өстерәп алып кергән һәм башына берничә тапкыр суккан.

Аны үтергәннән соң ир эштән 52 яшьлек хатынын көтеп ала һәм аның корсагы һәм муенына ике тапкыр ата. Хатын качарга тырышып караган, ләкин ишекне ачарга да өлгермәгән.

Тикшерү органнары җинаять эше кузгаткан. Гаепләнүче сак астында. Аңа психологик-психиатрик экспертиза билгеләнгән.

Автор:
Читайте нас