Новости
5 ноябрь 2025, 16:05

Якташыбыз рекорд куйды!

1-2 ноябрьдә Стәрлетамак шәһәрендә “Халыкара көч спорты ассоциациясе” федерациясе тарафыннан оештырылган пауэрлифтинг һәм көч таләп иткән спорт төрләре буенча “Евразия Кубогы” узды.

Якташыбыз рекорд куйды!Якташыбыз рекорд куйды!
Якташыбыз рекорд куйды!

1-2 ноябрьдә Стәрлетамак шәһәрендә “Халыкара көч спорты ассоциациясе” федерациясе тарафыннан оештырылган пауэрлифтинг һәм көч таләп иткән спорт төрләре буенча “Евразия Кубогы” узды.

Зур дәрәҗәдә үткән турнирга Башкортстан һәм Русиянең башка төбәкләреннән 250дән артык иң көчле атлетлар җыелды.

Чараның иң күркәм мизгелләреннән берсе – безнең якташыбыз, халыкара класслы спорт мастеры Айдар Хаҗеевның чыгышы булды. Айдар Марат улы, үзенә яңа булган “хәрби жим ПРО” дисциплинасында катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Аның көчле рухы, тырышлыгы һәм осталыгы югары бәяләнде: спортчы беренче урынны яулады.

Ләкин бу җиңү генә булмады. Айдар Хаҗиев үз яшь категориясендә Русия рекордын куеп, спорт дөньясында яңа билгелелек ясады. Бу казаныш – спортчының күпьеллык тырышлыгы, җитди әзерлек һәм зур максатчанлыкның нәтиҗәсе.

“Евразия Кубогы” кебек чараларның Башкортстанда узуы – республиканың спорт дәрәҗәсен күтәрүгә, яшь буынны спортка җәлеп итүгә зур этәргеч бирә. Айдар Хәҗеевның бу җиңүе – барлык Башкортстан өчен горурлык һәм аның рекорды күп кенә спортчыларга үрнәк булыр.

Тумышы белән Иске Балтач авылы егете спорт белән яшь чагында ук шөгыльләнә башлый һәм ул вакытта ук зур потенциалга ия була. Аның Халыкара спорт мастеры статусы күпьеллык дисциплиналы һәм даими күнегүләр нәтиҗәсендә алынган.

Айдар Хаҗеев 1998нче елдан башлап 2006нчы елга кадәр Балтач районы балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә гер спорты секциясен җитәкли. Шул ук вакытта район Хакимиятенең спорт комитеты рәисе булып та өлгерә. Бу вазифада эш башлаганда спорт күрсәткечләр, ярышлар нәтиҗәләре  буенча район республикада 41нче урында торса, ары таба 15нче урынга ук күтәрелә. Монда ул вакыттагы район командасының җәяүле туризм буенча ярышлардагы уңышлары зур урын алып тора.  Һәм шул дәвердән хоккей һәм армспорт зур үсеш ала. Хоккей буенча эшнең юл башында торучылар — Айдар Хаҗеев, Алмаз Абдуллин, Ренат Хәмәтгәрәев һәм Фидарис Хәмитовлар булса, армспортны популярлаштыруга Айрат Гомеров күп көч сала.

Үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашырга ярата һәм яшь спортчыларга күнегүләрне дөрес башкару техникасын үзләштерергә ярдәм итә. Тәҗрибәсе һәм сабырлыгы аркасында ул тәрбияләнүчеләрен спорт осталыгына гына түгел, ә гомумән дөрес туклануга, физик әзерлеккә өйрәтә. Аның төпле киңәшләре яшьләргә күнегүләрнең нечкәлекләрен аңларга һәм сәламәтлеккә зыян китерми искиткеч нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

Хезмәт юлы барышында районда гер спортын популярлаштыруга күп көч салучы ул. Армспорт буенча республика һәм Русия чемпионнарын тәрбияләде. Гер спорты буенча Русия спорт мастеры Айваз Сафетдинов, Башкортстан чемпионнары Рөстәм Нуртдинов, Радим Нурмөхәмәтов, Илдар Суфиянов, Русия Чемпионаты призёры Алмаз Габитовлар — болар барысы да Айдар Хаҗеевның тәрбияләнүчеләре. Гомуми алганда, хезмәт дәверендә ул спорт мастерлыгына—1 кандидат һәм спорт мастеры кандидатлыгына 15 ләп спортчы тәрбияләде.

Айдар Хаҗеевның үзенең уңышларын санап бетергесез. Нинди генә дәрәҗәдәге турнирларда җиңүләр яуламый ул. 2024нче елда Уфада узган Башкортстан Кубогы да уңышлы булды райондашыбыз өчен. Айдар Хаҗеев пауэрлифтинг буенча 82,5 килограммга кадәр авырлыктагы категориядә уңышлы чыгыш ясап, беренче урынны яулый. Шулай ук “Становая тяга” аерым дисциплинада да җиңүгә ирешә һәм “Халыкара класслы спорт мастеры” нормативын үти. Биредәге елда ул “Весенний вызов Урала” Бөтенрусия турнирында да җиңү яулый.  Пауэрлифтинг һәм көч таләп иткән спорт төрләре буенча нинди генә турнир булмасын, райондашыбыз һәрчак җиңүчеләр исемлегендә.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Айдар Марат улы Стәрлетамак шәһәрендә яшәп, шәхси эшкуарлык өлкәсендә хезмәт салса да, барлык ярышларда да Балтач районы исеменнән чыгыш ясый, туган районы данын яклый ул.

Аның җиңүләре һәм казанышлары – яшь спортчылар өчен үрнәк һәм горурлык чыганыгы. Спорт дөньясында Айдар Хаҗеев кебек талантлы һәм тырыш спортчыларның күп булуын телибез, алар киләчәк буыннар өчен дәрт һәм илһам чыганагы булыр.

Автор:
Читайте нас