Новости
5 ноябрь 2025, 07:13

Безнең көчебез - бердәмлектә

Бүгенге көндә илебез өчен авыр вакытта, халык бер-берсенә терәк булып, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Мата авылы халкы да бу игелекле эштән читтә калмады. СВО зонасындагы яугирләр өчен гуманитар ярдәм җыюда алар башыннан ук актив катнаша.

Безнең көчебез - бердәмлектәБезнең көчебез - бердәмлектә
Безнең көчебез - бердәмлектә

Бүгенге көндә илебез өчен авыр вакытта, халык бер-берсенә терәк булып, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Мата авылы халкы да бу игелекле эштән читтә калмады. СВО зонасындагы яугирләр өчен гуманитар ярдәм җыюда алар башыннан ук актив катнаша.

Маталылар –тату халык. Алар һәрвакыт бергәләшеп яши, бер-берсенә булышырга әзер тора. Шуңа күрә дә алар яугирләргә ярдәм итүнең төрле юлларын эзлиләр. Авыл халкы даими рәвештә акчалата ярдәм җыя, посылкалар әзерли, ә авыл клубында – бу игелекле эшләрнең үзәгендә исә маскировка челтәрләре үрәләр. Биредәге эшкә өлкәннәр дә, яшьләр дә бик теләп кушыла. Һәркем үзенең өлешен кертергә тырыша.

Соңгы көннәрдә районнан махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм озатылачагын белгәч, маталылар янә  дәррәү итеп “күтәрелделәр”. Авыл халкы бергәләшеп клуб бинасында маскировка челтәрләре үрүне дәвам итте. Моннан тыш, яугирләр өчен озак саклана торган азык-төлек, җылы кием-салым, шәхси гигиена әйберләре һәм башка мөһим кирәк-яраклар җыелды. Бу юлы барлык кирәк-яраклардан тыш 60 килограммнан артык табигый, шифалы бал да озатылачак СВОдагы егетләргә.

Маталылар билгеләвенчә: “Безнең егетләргә бик авыр икәнен яхшы аңлыйбыз. Булгачн ярдәм итү – безнең төп бурычыбыз. Алар анда безнең өчен, илебез өчен көрәшә, ә без монда аларны кирәкле әйберләр белән тәэмин итәргә тырышабыз. Безнең көчебез - бердәмлектә”.

Авыл халкының мондый бердәмлеге – башкаларга да үрнәк. Әгәр һәрберебез кулдан килгәнчә ярдәм итсәк, без бергә зур көчкә әверелербез. Ватаныбызны саклау – һәрберебезнең бурычы. Бердәм булыйк.

Безнең көчебез - бердәмлектә
Безнең көчебез - бердәмлектә
Безнең көчебез - бердәмлектә
Безнең көчебез - бердәмлектә
Безнең көчебез - бердәмлектә
Безнең көчебез - бердәмлектә
Безнең көчебез - бердәмлектә
Автор:
Читайте нас