Новости
4 ноябрь 2025, 11:43

Шифалы үләннәр – өегезнең сакчылары

Өйдәге энергетиканы яхшырту өчен шифалы үләннәр куллану - бик борынгы ысул. Элек-электән үк халык аларның ярдәмендә өйләрен төрле начарлыклардан саклаган.

Шифалы үләннәр – өегезнең сакчыларыШифалы үләннәр – өегезнең сакчылары
Шифалы үләннәр – өегезнең сакчылары

Өйдәге энергетиканы яхшырту өчен шифалы үләннәр куллану - бик борынгы ысул. Элек-электән үк халык аларның ярдәмендә өйләрен төрле начарлыклардан саклаган. Әгәр дә өегездә даими рәвештә аңлашылмаучылык, тавыш-гауга һәм күңелсезлек хөкем сөрә икән, димәк, өйне энергетик яктан чистарту вакыты җиткән. Моның өчен сезгә шифалы үләннәр ярдәм итәчәк. Ләкин шуны истә тотыгыз: үләннәрне дөрес кулланырга кирәк!

Бу очракта сезгә әрем (полынь) ярдәмгә киләчәк. Әлеге яшь язгы әрем иң көчлесе буларак санала. Әремне өй буйлап стеналарны төтәсләтеп чыгарга кирәк булыр. Тик сәгать йөреше буенча йөрергә кирәк. Тагы бер ысул бар: 3 аш калагы әремне бер стакан суга кайнатып, ары таба аны бер бидрә суга салып бутарга һәм шуның белән өйне юып чыгарга була. Бу эшне 2-3 айга бер эшләп торырга кирәк булыр.

Автор:
Читайте нас