

"Чиксез балачак" гаилә коворкингында уртак шөгыль барысын да берләштерде. Балалар әти-әниләре белән алгы сызыкта сугышчылар өчен 60тан артык окоп шәме әзерләделәр.
Аларның "ярдәм күрсәтү чаткылары" кырыс кыр шартларында җылынырга ярдәм итеп кенә калмаячак, балаларның ярдәм символы булачак, каһарманнарга үзләрен өйдә көтәләр, аларга ышаналар һәм тизрәк әйләнеп кайтуларын телиләр, дип искә төшерәчәкләр.
Гуманитар йөкнең чираттагы партиясе шушы шәмнәр белән инде якын арада алгы сызыкка юл тотачак.