

Әбҗәлил районының Селивановка авылында гадәти булмаган хәл булган — аю бер ихатага үтеп кергән һәм ун сарыкны юк иткән.
Авыл биләмәсе башлыгы Зилә Шәгалина хәбәр иткәнчә, вакыйга кич булган.
– Бу хәл турында безгә сарык хуҗасы үзе сөйләде. Кичә кич ул этенең өзлексез өргәнен ишеткән дә ишегалдына чыгып караган. Фонарь кабызып җибәрсә, аю сарыкларны "бәреп" йөргән. Хуҗа аптырап кычкырып җибәргән, шул тавыштан куркып, аю 1,5 метрлы койманы сикереп чыгып качкан, – диде Зилә Шәгалина.
Иртән торып, хуҗа санап чыккан — ун сарык юк икән.
Авыл хакимияте халыкка сак булырга, кичләрен ишегалдын яктыртып торырга һәм малларны ныгытылган урыннарда тотарга өнди. Бу хәл турында урман хуҗалыгына да хәбәр ителгән.