Новости
28 октябрь 2025, 11:45

Балтачлы гармуннарга җан өрә, “дәвалый” , икенче тормыш бүләк итә

Иске Балтач авылында яшәүче Риф Хәмәтнуров район тамашачысына  гармунчы буларак яхшы таныш. Гармун моңы белән янәшәдәгеләрне дәртләндерүче, моңландыручы, шатландыручы, сагышландыручы ул.  Сигез ел элек ул аларны ремонтлау эшенә тотына. Райондашыбыз  бу өлкәдә дә  шактый тәҗрибә тупларга өлгергән дә инде.

Балтачлы гармуннарга җан өрә, “дәвалый” , икенче тормыш бүләк итәБалтачлы гармуннарга җан өрә, “дәвалый” , икенче тормыш бүләк итә
Балтачлы гармуннарга җан өрә, “дәвалый” , икенче тормыш бүләк итә

Гармун — татар халкы тарихында аерым бер урын алып торучы җәүһәргә тиң. Ир-егетләр яуга киткәндә җилкәсенә гармунын салып, кайгы-хәсрәтләрен тараткан. Күңел түрләрендә яшеренгән хисләрне җиткерүче дә, мәхәббәт шаһиты да ул. Бер генә мәҗлес тә гармун моңыннан башка үтмәгән. Ә инде гармунчының абруе...

Язмамның герое — Түбән Сикияз авылы егете Риф Хәмәтнуров нәкъ шундый чорда тәрбияләнә. Авылдашы Зәки Бәхтиевның  уйнавын, бәйрәмнәрдә игътибар үзәгендә булуын күреп үсә.  Гармунчыларны затлы кешеләргә тиңләү аны да кызыксындыра, ымсындыра. Унике  яшьләр чамасында авыл магазинында тальян  гармунын күреп әнисеннән шул уен коралын алыйк әле дип үтенә.

-И, Рахидә, ал, улың үзе тели бит, уйнасын, — дип әйтә сатучы Кәбирә апалары.

Балалар йортында эшләгән әнисе берсүзсез гармунны алып  та бирә.

Риф төрле көйләрне тыңлап, отып ала да үзе уйный башлый. Музыкаль ишетү сәләте көчле була аңарда.  Ноталар белмәсә дә, акрынлап кулы шомара,  башкарган көйләре арта. Муллаян Акберов, Зәки Мифтаховлар белән төрле концертларда чыгыш ясый. Мәктәптә озын тәнәфес вакытларында яшьтәшләрен биетә.  Вальс көйләрен уйный. Кунакларда, мәҗлесләрдә чыгыш ясый.

Тугызынчы сыйныфтан соң, Уфа сәнгать училищесына укырга керергә уйлый, әмма анда сәнгать мәктәбендә укыганнарны гына кабул итәләр. Икенче елга килергә кушалар.

Әмма егет язмышын бөтенләй башка өлкә белән бәйли. Дуван авыл хуҗалыгы техникумында зоотехник  һөнәрен үзләштерә. Хезмәт юлын Тәтешле районы Кодаш авылында башлый.

1972нче елда Сәйтәк авылы кызы Розалия Хәмзә кызы белән гаилә кора. Гаилә башлыгы “Чулпан” колхозында эшен дәвам итә. Биредә үз белгечлге буенча эшли. Ә инде бераздан авыл хуҗалыгы идарәсенә эшкә күченә. Гармунда уйнарга осталыгы булса да, зур сәхнәләрдә чыгыш ясамый ул. Заманалар үзгәреп,  гармунчыларның абруе бераз кимесә дә, гармунчылар әле дә күпләрнең күңел кылларын тибрәтә әле. Гомере буе гармуннан аерылмый. Көмьязы авылында оештырылган “Уйна, гармун!” район  конкурсында чыгыш ясый. Дипломант була. Оста гармунчылар белән күрешә, аралаша башлый. 

Бераздан  “Моң” тальянчылар ансамбле оеша,   авыл клубларында чыгыш ясарга чакыралар үзләрен.  Гармун Риф Хәмәтнуровны гомер буенча озата килә, аның гомерлек  юлдашы була. Кайгырган, шатланган,  моңланган чакларында ул кулына гармунын ала.

Ә инде гомер көзләренә кергәндә ул аларны ремонтлау эшенә тотына. Сигез ел элек  башланган эше  яраткан шөгыленә әверелә.  Риф Әхмәтхан улы  кайчандыр моң тараткан инструментларга яңа тормыш бүләк итә.

  Берәүләр  әтием яки туганым төсе, төзәтеп бирә алмассың микән дип үтенеп килә, икенчеләре бездә тузанланып, ватылып ятканчы, барыбер уйнаучы юк,  төзәтегез, кирәк кешегә бирерсез дип мөрәҗәгать итә. Күп очракта гармуннарның басмаклары сына, сафтан чыга икән, икенчеләренең телләре ябыша, аларга яңа күн куя. Кешеләр татлы йокыга киткәч, балавызын эретеп,  бар булмышын онытып гармуннар ремонтларга керешә. Бар игътибары, җаны, тәне белән эшкә тотына ул.

-Гармуннарның бер ягында гына 100дән артык басмагы бар. Шуның берсе генә эләгеп калсын, яки сынсын, көй чыкмый. Аларны сүтеп һәрберсен тәртип белән урнаштырам. Кайбер очракта ремонтлау өчен запас частьләр булмаган очракта үземнекен дә куеп җибәрәм. Кеше китергәч, эшләп бирәсе килә, —ди ул.

Риф абыйны безнең районда гына түгел, башка төбәкләрдә дә гармуннар ремонтлаучы буларак беләләр икән. Тәтешле, Борай, Аскын районнары, Пермь өлкәсенең Куяды станциясендә яшәүчеләрнең гармуннарын ремонтлап биргән кеше ул. Гармуннар ремонтлау бик кыйммәт , әмма  ул аны символик суммага гына төзәтеп бирә икән. Ватык гармуннарны ремонтлап, сафка бастыргач сөенүләремне күрсәгез иде, дип билгеди ул. 

Тормыш иптәше Розалия Хәмзә кызы да Риф абыйның гармуннар ремонтлый  башлавына аптырап карый. Сәгатьләр буена кымшанмыйча да утыра, үз максатына ирешмичә урыннан да кузгалмый дип ассызыклый.

Риф Хәмәтнуровның бүген өендә 23 гармуны бар. Ул аларны һәрберсен кадерле ядкарь итеп тезеп куйган. Һәрберсе аерым тарих.  

Гармуннарны сафка бастыру өчен алар хакында берникадә мәгълүматкә ия, аларның холкын белү шарт. Ә Риф абый алар белән кече яшьтән аерылгысыз.  Ул көй чыгару белән генә чикләнеп калмаган, аларны дәвалый да башлаган. Шушы шөгыле Риф Хәмәтнуровның күңеленә тынычлык, рәхәтлек бирә,  янәшәдәгеләргә  файда китерә.

Рифина НИГАМӘЕВА.

Автор фотолары.

Балтачлы гармуннарга җан өрә, “дәвалый” , икенче тормыш бүләк итә
Балтачлы гармуннарга җан өрә, “дәвалый” , икенче тормыш бүләк итә
Балтачлы гармуннарга җан өрә, “дәвалый” , икенче тормыш бүләк итә
Балтачлы гармуннарга җан өрә, “дәвалый” , икенче тормыш бүләк итә
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас