Новости
27 Октября 2025, 11:39

“Балтач таңнары”на язылган өч абунәче бүләк иясе булды

Абунәчеләр арасында үткәрелгән “Атна саен бүләк” уенының чираттагы тиражында уйнатылган бүләкләр Иске Балтач, Сәйтәк авылларына юлланды.

Уенда катнашырга теләк белдерүчеләр саны арта. Бүгенге көнгә аларның саны йөзгә якынлашты. Арада еллык, редакцион подпискаларны сайлаучылар да бар. Уенның кагыйдәләре үтә дә гади. Гәзиткә язылып квитанция күчермәсен редакциягә китереп теркәтергә генә кирәк. Тик бер шарт бар. Уенда яртыеллык һәм еллык подписка рәсмиләштергән абунәчеләр генә катнаша ала.

Чираттагы уенда Иске Балтач авылындагы сәүдә ноктасының бүләк сертификатлары уйнатылды. Өч абунәчегә бәхет елмайды. Иске Балтач авылыннан Нәсимә Сафиуллина, Шаһит Фәрхуллин (ул редакцион подписка юлы белән гәзиткә язылган), Сәйтәк авылыннан Рәфилә Хакова бүләк иясе булды.  

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм редакциядә көтеп калабыз. Ә сез гәзиткә язылдыгызмы әле? Юк икән, язылыгыз һәм уенда катнашыгыз! Бүләкләр саны чикләнгән.

Автор:
Читайте нас