

Көзге уңышның мул чагында Штәнде урта мәктәбе коллективы белем учагы бакчасында үстерелгән һәм шулай ук укытучылар үзләре дә алып килгән яшелчәләрне кулланып, махсус хәрби операциядәге яугирләргә җибәрер өчен борщлар әзерләгәннәр.
Мәктәп директоры Ирина Нуртдинова бу эш турында болай ди: “Безнең төп теләк – яугирләребез исән-сау гына йөреп кайтсын. Шуңа күрә, без, мәктәп коллективы, бергәләп, үзебез үстергән яшелчәләрдән файдаланып, тәмле борщлар әзерләдек. Бу – безнең кечкенә күчтәнәчләребез, әмма алар, без ышанабыз, егетләребезгә өй җылысын, безнең хәстәрлекне һәм сәламнәребезне алып барыр”.
Мәктәп коллективының бу инициативасы, һичшиксез, еракта хезмәт итүче яугирләр өчен зур рухи азык булачак. Алар бу тәмле ризыкны ашаганда, туган йортны, якыннарын, авылдашларын истә тотарлар, бу исә аларга көч һәм ышаныч бирер. Бу – игелекле эш, ул уртак максатка омтылышны, бердәмлекне һәм Ватанга булган мәхәббәтне күрсәтә.