Новости
17 октябрь 2025, 04:48

Балтачта солдатларга маскировка челтәрләре үрәләр

СВО башланганнан алып тылдагылар фронт өчен дистәләрчә генә түгел, йөзләгән маскировка челтәре үреп алгы сызыктагы якташларына озатты.

Балтачта солдатларга маскировка челтәрләре үрәләрБалтачта солдатларга маскировка челтәрләре үрәләр
Балтачта солдатларга маскировка челтәрләре үрәләр

Бу хәйрия эшендә районда яшәгән төрле буын кешесе катнаша. Үсмерләр дә, эш яшендәгеләр дә, пенсионерлар да алгы сызыктагы ир-егетләребезнең иминлеге өчен үз өлешен кертеп калырга тырыша. СВО зонасында контракт нигезендә йөзләрчә ир-егет (балтачлы) тыныч тормыш өчен көрәшә.

Район үзәгендәге, авыллардагы учреждениеләрдә, авыллардагы шәхси йортларда ирекмәннәр чиратлашып җыелышып, ел фасылына туры китереп төрле төстәге тасмалардан челтәрләр үрәләр. Әзер челтәрләрне даими алгы сызыкка юлланган гуманитар ярдәм олавы белән солдатларга озаталар. Җылы теләкләренә йөрәк җылыларын да кушып үргән челтәрләр дошман коралына пәрдә булып, ир-егетләребез тиз көннәр эчендә җиңү яулап туган якларына, гаиләләренә кайтсыннар иде!

Материаллар белән шәхси эшкуарлар тәэмин итә, халык үзе акча җыеп та изге эшне дәвам иттерә. Бердәмлек, килешүчәнлек, үзара аңлашып эш итү һәм җиңүгә ышаныч берләштерә тылдагыларны.

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас