Новости
16 октябрь 2025, 11:50

Лаеклыларны хөрмәтләп

Күптән түгел генә район мәдәният сараенда республика көне уңаеннан зур бәйрәм концерты узды.

Лаеклыларны хөрмәтләпЛаеклыларны хөрмәтләп
Лаеклыларны хөрмәтләп

Күптән түгел генә район мәдәният сараенда республика көне уңаеннан зур бәйрәм концерты узды.

Биредә Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте вәкиле, БРның Архив эшләре буенча идарә начальнигы Илһам Фаткуллин, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, СВО ветераннары кебек мәртәбәле кунаклар да катнашты.

Бәйрәмнең җылы һәм истәлекле мизгелләренең берсе – районның чын горурлыгы булган шәхесне аеруча билгеләп үтү булды.

Әлеге бәйрәм чарасы кысаларында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев шәхсән үзе районның Почетлы гражданины Рәфхәт Әхкамовны аның 75 яшьлек юбилее белән котлады. Мәртәбәле юбиляр, районның үсеше һәм иҗтимагый тормышы өчен күп еллар намус белән хезмәт иткән шәхес.

Илгиз Әхвәс улы рәхмәт сүзләре җиткереп, истәлекле бүләк тапшырды. Бу мизгел район җитәкчелегенең ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә һәм районның күренекле шәхесләренә булган игътибарын ассызыклады.

Автор:
Читайте нас