Новости
15 октябрь 2025, 11:56

Йокларга яткан өчен хатынына ут төрткән

Уфа кешесе үзенең иптәш кызына табын вакытында йокларга чыгып киткән өчен ут төрткән.

Йокларга яткан өчен хатынына ут төрткәнЙокларга яткан өчен хатынына ут төрткән
Йокларга яткан өчен хатынына ут төрткән

Икәү табын артында утырганнан соң, хатын-кыз йокы бүлмәсенә кереп киткән һәм бу аның дустының ачуын чыгарган.

Ул аны уята башлаган һәм өстенә ягулык сибеп, ут төрткән. Киемнәре ут капкач, ир-ат аны одеял белән сүндерергә тырышкан.

Берничә сәгатьтән ир-ат ашыгыч ярдәм чакырткан - зыян күрүчене җитди җәрәхәтләр белән дәваханәгә алып киткәннәр. 45 яшьлек уфалы инде хөкем ителгән булган, хәзер аны яңадан сак астына алганнар. 

Автор:
Читайте нас