

Алар буыны кешеләре авыл җирендә төрле тармаклдарда хезмәт салган. Гыйльмулла абыйга да Ильич исемендәге колхозда тракторчы, комбайнчы, ындыр табагы мөдире, бригадир кебек эшләр башкарырга туры килә.
—Хаклы ялга чыкканчы ун ел хуҗалыкара урман хуҗалыгында урманчы булып эшләдем. Мишкә, Борай районнарының безнең районга чиктәш 12 авылы территориясендәге урманнар минем карамакта иде. Күп йөрергә, обходлар ясарга туры килде. 1990нчы еллар ахырында, җәй көне Мишкә районы чигендәге Коммуна урманы җиреннән җигүле ат белән узып барганда зур аю очрады. Тыныч иде. Атка да, миңа да зыяны тимәде. Ул үз юлы белән китте, мин үз юлымны дәвам иттем, — дип хәтерендә калган мизгелләрне уртаклашты Гыйльмулла абый.
Басмабызның тугры дусты гомере буе “Балтач таңнары” гәзитен алдыра, укый.
—Хакыннан тормыйм. Авылда гел беренчеләрдән язылам. Почтальон кызыбыз Альмира һәр санын соңлатмый вакытында китерә. Барлык яңалыкны, район сулышын шуннан укып белеп яшим. Җәйге айларда күл буена төшеп балык кармаклыйм. Машинага идарә итәм. Кирәк җиремә үзаллы йөрим. Пенсия акчам тормышны алып барырга җитә. Дөньялар тыныч булсын! — ди Гыйльмулла абый.