Новости
14 октябрь 2025, 15:23

Дүләнә кайнатмасы

Көзге җимешләрнең берсе – дүләнә (боярышник) та өлгерде. Халыкта аны «камырлык», «камыраш», «камыр агачы» дип тә атыйлар. Аның чәчәге дә, яфрагы да, җимешләре дә файдалы. Җимешен киптереп, чәйләргә кушып та эчәләр. Шулай ук бик тәмле һәм файдалы кайнатмасын да ясарга була.

Дүләнә кайнатмасыДүләнә кайнатмасы
Дүләнә кайнатмасы

Көзге җимешләрнең берсе – дүләнә (боярышник) та өлгерде. Халык та аны «камырлык», «камраш», «камыр агачы» дип тә атыйлар. Аның чәчәге дә, яфрагы да, җимешләре дә файдалы. Җимешен киптереп, чәйләргә кушып та эчәләр. Шулай ук бик тәмле һәм файдалы кайнатмасын да ясарга була.

Дүләнә кайнатмасы рецепты.

Дүләнә кайнатмасы өчен кирәк булачак:

-1 кг җимеш,
-700 грамм шикәр комы,
-50 мл лимон согы,
-500 мл су.

Беренче эш итеп суны кайнатып чыгарырга, җимешне салып, 15 минут пешерергә. Суын түгәргә һәм пешкән дүләнәне иләк аркылы үткәрергә.

Килеп чыкан пюрены уртача утка куярга. Аңа лимон согы һәм шикәр комы салып болгатырга. Кайнап чыккач 15-20 минут пешерергә.

Дүләнә десертын стерильләштерелгән банкаларга салырга һәм караңгы салкын урында сакларга.

Бу кайнатма белән чәй дә эчәргә була һәм пироглар эчлеге итеп тә кулланырга мөмкин.

Чыганак: "Авыл хатыны" төркеме. 

Автор:
Читайте нас