

Бүген, 10 октябрьдә, Уфада төбәк башлыгы Радий Хәбиров Русия һәм Башкортстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Республика көне уңаеннан хәрби хезмәткәрләрнең, дәүләт органнары, сәнәгать, транспорт, мәгариф һәм фән, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт хезмәткәрләренең казанышлары орденнар һәм медальләр, Мактау грамоталары, исемнәр һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.
Шуны аерым билгеләп үтәргә кирәк: бүләкләнүчеләр арасында безнең якташларыбыз – Балтач районы вәкилләре дә бар. Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Фәйрүзә Шәрифҗановага “Русия Федерациясенең атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде.
Якташыбыз, Башкорт дәүләт медицина университетының хирургия кафедрасы доценты Данис Шәйбаков Русия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Бу бүләкләүләр – районның гына түгел, ә бөтен Башкортстанның горурлыгы. Алар, һичшиксез, башкалар өчен дә үрнәк булып торачак. Без барлык бүләкләнүчеләрне, аерым алганда, Фәйрүзә Шәрифҗанованы һәм Данис Шәйбаковны чын күңелдән котлыйбыз һәм аларның алдагы эшендә, тормыш юлларында зур уңышлар телибез!
Фото: Мухамедьянов Азат, Яровиков Олег.