

Бүген иртән Сибайда 41 яшьлек "Skoda Yeti" водителе "Skoda Kodiaq" белән бәрелешкән. "Skoda Yeti" көчле бәрелүдән каршы полосадан килүче КАМАЗ астына барып кергән.
"Skoda Yeti" водителе һәм аның 40 яшьлек пассажиры ашыгыч медицина ярдәме килгәнче һәлак булган, аларның 13 яшьлек кызлары дәваханәдә үлгән.
Һәлакәт урынына Дәүләт автоинспекциясе идарәсе хезмәткәрләре, БР буенча Эчке эшләр министрлыгы криминалистлары чыкты. Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана.